Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Депутатлар сессиягә җыелачак

Бүген 10.00 сәгатьтә Лаеш муниципаль район Советының 37 сессиясе була.

Депутатлар 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр, шулай ук 2020 елның беренче кварталында район Башкарма комитетының резерв фонды акчаларын тоту турында фикер алышачак.

Сессиянеж көн тәртибендә шулай ук аренда түләүләрен кичектереп тору һәм түләүдән азат итү өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чаралары тора. Халык ышанычлыларына хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турында кагыйдәләрне расларга туры киләчәк.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль район Советының 2019 елның 15 ноябреннән, № 86-РС «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына карата концессион килешүләр төзү буенча чаралар планын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев