Державинода 2022 елга перспективалар билгеләделәр
Державинода яшәүчеләр өчен узган ел уңышлы булды: авылда биш дәүләт программасы тормышка ашырылды.
Узган елда шактый эшләр башкарылган. Җәббаров урамында иске бетон түшәмә яңартылган, урамнарны яктырту торгызылган, буа чистартылган һәм ләмнән арындырылган, социаль әһәмиятле объектларга җепселле линияләр сузылган, мәктәптә шахмат зонасы ачылган һәм иң зур вакыйга – заманча “Йолдызкай” балалар бакчасы ачылу. Аның ишекләре авылда яшәгән 36 бала өчен ачылды. Бакча 50 урынга исәпләнгән, шуңа күрә урыннар бар, диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева. Державинода демографик мәсьәләне хәл итәсе яшьләргә ышаналар. Үскән инфраструктура һәм Казанның якын булуы, уңай роль уйнар дип өметләнәбез. Бүген шәһәр халкының күбесе авыл файдасын яклы.
Державино мәктәбендә лаеклы педагоглар эшли. Мәсәлән, математика укытучысы Венера Миңнуллина “Ел укытучысы” бәйгесендә “Мәгарифтә традицияләрне саклау өчен” юнәлешендә приз алган, ә башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирдәүс Хәмидуллина һөнәри бәйгенең “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңү яулаган.
Державино инфраструктура үскән авыл дип исәпләнсә дә, хәл итәсе проблемалар да бар. Мәсәлән, фельдшерлык-акушерлык пункты клуб бинасында урнашкан һәм медицина ярдәме алырга теләүчеләрнең барысын сыйдыра алмый. Җирлек башлыгы Исламия Камалиева үз чыгышында модульле ФАП төзелешендә ярдәм сорап Лаеш районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
Җыенда авылда яшәүчеләр перспективалар һәм үсеш уңаеннан үз фикерләрен җиткерделәр. Владислав Ларкин Никольский чиркәвен бизәүгә бәйле эшләр турында сөйләде. Искиткеч архитектура һәйкәлен державинолылар һәм иганәчеләр үз көчләре белән әкрен булса да тормышка кайтаралар. Узган елда ут керткәннәр, җылыту системасын урнаштырганнар, стяжка җәелгән.
Җыелышта авыл кешеләре спорт объектлары төзелеше һәм спорт-сәламәтлек чаралары үткәрү кирәклеге мәсьәләләрен күтәрделәр.
Гражданнар җыенында катнашкан Лаеш район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков авыл халкы сорауларына җавап бирде һәм җирле күлне чистарту, су белән тәэмин итү һәм чүп-чар түгү, прививка кампаниясенә бәйле кайбер җитди проблемаларга үз фикерен җиткерде. Авыл мәдәният йортында үткән җыенда Лаеш районының башка җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Алар да державинолыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Чара җылы шартларда үтте, үзешчән артистлар чыгышлары район турында фильм күрсәтү белән үрелеп барды. Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова җирлекнең актив кешеләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Узган елда Державинода күп эшләр башкарылган, әмма эшлиселәре дә күп. Авыл халкы 2022 ел уңышлы булыр һәм яхшы вакыйгалары белән истә калыр дип ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев