Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирүчеләр саны арта

Бүген Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында күп сөйлиләр. Өйдән чыкмый гына аның ярдәмендә балалар пособиеләре, ТКХ түләүгә субсидияләр алуга гаризалар бирергә, коммуналь хезмәтләр, штрафлар һәм башкалар өчен түләргә була. Әмма районда яшәүчеләрнең сораулары бар. Республика матди ярдәм үзәгенең 25нче Лаеш район бүлеге мөдире Елена Прянишникова аларга җавап бирә....

Бүген Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында күп сөйлиләр. Өйдән чыкмый гына аның ярдәмендә балалар пособиеләре, ТКХ түләүгә субсидияләр алуга гаризалар бирергә, коммуналь хезмәтләр, штрафлар һәм башкалар өчен түләргә була.

Әмма районда яшәүчеләрнең сораулары бар. Республика матди ярдәм үзәгенең 25нче Лаеш район бүлеге мөдире Елена Прянишникова аларга җавап бирә.

Татарстан uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша социаль түләүләргә гариза бирү тәртибе нинди?

-Моның өчен порталга кереп "Шәхси кабинетта "Социаль яклау" - "Соцзащитага гариза бирү хезмәте" вкладкасын сайларга мөмкин. Шуны әйтеп үтү кирәк,Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында (ЕСИА) теркәлгәч кенә портал аша гариза биреп була. Граждан мөстәкыйль һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәк аша да теркәлергә мөмкин.

Социаль яклау бүлегенә килмичә портал аша нинди дәүләт хезмәтләре алып була?

-Бу хезмәтләр исемлеге шактый күп. Мәсәлән, белем бирү оешмаларында бала караган өчен ата-аналар түләвенә компенсация билгеләүгә (төп компенсация) электрон гариза; белем бирү оешмаларында бала караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенә гражданнарга аларның керемнәрен исәпкә алып бирелә торган өстәмә компенсация алуга. Балага ай саен түләнә торган пособие һәм пенсионерларга айлык юл акчасы алуга электрон гаризалар кабул ителә. Сез Интернет аша түбәндәге субсидияләрне алуга гариза бирә аласыз: күп балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен; күп балалы гаиләләр балаларына юлда йөрүгә; күп балалы гаиләләр балаларына дару алырга; инвалидларга торак һәм коммуналь хезмәтләр түләүгә,

Безнең район халкы дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланамы?

-Әйе, бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар бирүчеләр саны арта. Бу ерак авылларда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өчен бик тә уңайлы.

Тулырак консультацияне кайда алырга була?

-Сезнең барлык сорауларга Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 25нче Лаеш район бүлегендә җавап бирерләр. Аның адресы: Лаеш, Беренче май урамы, 35 йорт. Кайнар линия телефоны аша да элемтәгә керергә була:8(84378) 2-55 82.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район