Дәүләт программалары эштә
Дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру Лаеш районын актив үстерүгә булыша.
Татарстан Республикасы Лаеш районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Иван Шитов капиталь ремонт һәм төзелеш буенча программ объектларны тормышка ашыру барышы турында бәян итте.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 2021 елда районда торак тапшыру планы 160 мең квадрат метр тәшкил итә. Август башына130 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 80%ы диярлек (республика буенча уртача күрсәткеч 55,8 %). Төзелә торган объектлар арасында - Усады авылында күп квартирлы инвестицион торак буенча йортлар. Габишево поселогының “Северный” микрорайонында социаль ипотека буенча 56 квартирлы ике торак йорт төзелә.
“Гомумбелем учреждениеләре төзелеше” программасы буенча Усадыда 500 урынга мәктәп төзү тәамлану алдында. Шушы ук программа кысаларында Державино авылында балалар бакчасы төзедек, хәзер анда эшләр төгәлләнү этабында.
Август аенда Лаештагы “Экстрим парк”ның өченче чиратын тапшыру планлаштырыла, парк территориясе Татарстанда заманча шәһәр мохите формалаштыру программасы буенча төзекләндерелә.
Социаль әһәмияткә ия объектларны капиталь ремонтлау актив бара. Быел районның Хәерби һәм Ташкирмән белем бирү учреждениеләре ремонтлана. Кече Елга, Хәерби, Столбище, Сокуры һәм Лаешның 3нче мәктәпләрендә пищеблоклар капиталь ремонтлана. Лаешта спорт мәктәбе һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге, Дятловода табиблык амбулаториясе капиталь ремонтлана. Иске Пристаньда Лаеш урманчылыгы бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнде.
2021 елда “Безнең ишегалды” программасы буенча Лаешта, Комлы Ковали, Урта Девятово, Габишево, Орел һәм Дятловода тугыз ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Лаеш, Нармонка, Габишево һәм Орелда сигез күп квартирлы йорт ремонтлана. Президент программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән, ул төзекләндерүгә мохтаҗ барлык ишегалларын эченә ала.
Дүрт торак пунктта су белән тәэмин итү челтәрләрен сузу һәм капиталь ремонтлау эшләре тәмамланды. Лаешта һәм Усадыда яңа суүткәргеч салынды, Комлы Ковали һәм Вороновкадагы эшли торган челтәрләр ремонтланды. Торак пунктлар урам яктырткычларын торгызу программасы буенча эшләр үтәлде. Державино, Никольский һәм Ташкирмәндә 201 яктырткыч куелды һәм 2 километрга якын изоляцияләнгән үткәргеч (СИП) сузылды.
2021 елда Лаеш районында юл эшләре биш юнәлештә башкарыла. Лаешта җәй азагына Стадион, Заовражный, Мир, Ленин, Березовый урамнары ремонтланачак. Район үзәгендә һәм торак пунктларда урамнарга вак таш җәю 97%ка үтәлгән. Ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләре урнаштырып имин юл хәрәкәте буенча чаралар тулысынча тормышка ашырылган.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме кысаларында Столбищеда урам-юл челтәрен ремонтлау эшләре 68,3%ка үтәлгән.
Дәүләт һәм муниципаль программаларны тормышка актив ашыру Лаеш районын яшәү өчен заманча, уңайлы һәм җәлеп итәрлек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев