“Добрыня” самавыры яшь хуҗасын тапты
“Камская новь” газетасы редакциясе “Яңа ел могҗизасы” фотоконкурсында җиңүчеләргә призлар тапшырды.
Район газетасы офисында ул көнне кеше күп булды. Өч җиңүче әти-әниләре, ир белән хатын кечкенә балалары белән лаеклы бүләкләрен алырга килде.
Столбищеда яшәүче Мария Совковага өченче урын өчен диплом һәм 1000 сумга бензин алуга сертификат тапшырылды. Аның өчен гаиләсе – ире Вячеслав һәм нәни кызы Олеся борчылды.
-Сезнең конкурс турында социаль челтәрләрдән белдем, - дип уртаклашты Мария. – Шунда ук катнашырга карар итмәдем, әмма конкурска фото җибәргәч, минем өчен барлык туганнарым һәм танышларым тавыш бирә башладылар.
Конкурс иганәчесе “Форт-Римэкс Сокуры” АЗСы – һәрвакыт яхшы бензин!
(Реклама хокукында6+)
Лаешта яшәүче Алина Шитова икенче урында. Ул диплом һәм хуҗалыкта бик тә кирәк электр белән эшли торган кофемашинага ия булды.
-Минем сигез айлык кызым Алиса өйдә әнисен бүләк белән көтә, - дип елмая Алина, - сезнең конкурста катнашу кызык булды.
Фотоконкурста алты яшьлек Рамина Галимҗанова җиңде, ул әтисе белән килде. Ул Столбищедагы “Дружная семейка” балалар бакчасына йөри. Кыз төп приз – “Добрыня” самавырына хуҗа булды.
-Конкурста әнием Рушана һәм әтием Равил белән бергә катнашырга булдык, - дип аңлатты безгә Рамина.
Бүләкне алагч, хуҗабикәләр кебек, кыз бүләкле тартманы ачты һәм барысы урынында булуны тикшерде. Аннан соң елмаеп барысын әйбәт итеп тартмага урнаштырды.
Призлар тапшыру тантанасы бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев