Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Донбасс балалары Комлы Ковалида укыячаклар

Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә 15 ел була.

Бу уку елында Луганск Халык Республикасыннан мәҗбүри күченгәннәрнең балалары Комлы Ковали мәктәбендә укыячаклар.

Хакимият, бизнес һәм битараф булмаган гражданнар аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр балаларына уку елына әзерләнергә ярдәм итә торган гадәти акция 2007 елдан бара. 2022 елда акциянең үзенчәлеге менә нәрсәдә – Татарстан территориясенә Донецк һәм Луганск республикаларыннан күчеп килергә мәҗбүр булган балаларга ярдәм итү. Лаеш районында вакытлыча яшәү урыны Матюшино авыл җирлегендәге  санаторийда. Беренче сентябрьдә бу балалар Комлы Ковали мәктәбенә укырга барачаклар.

Балаларны ”Дуслык” спорт-ял үзәгенә чакырдылар, анда алар өчен концерт һәм аниматорлар белән программа әзерләгәннәр. Бәйрәмгә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова, Максим Топилин һәм Айрат Фәррахов, ЛНР вәкилләре һәм башка рәсми затлар килде.

-Уку кыен булыр, әмма файдалы һәм кирәкле, - диде балаларга Татьяна Петровна яңа уку елы белән котлап. – Бу көн шатлык бүләк итсен һәм яңа уку елына яхшы старт бирсен. Балалар, сезгә, бәхет елмайды. Сез кызыклы һәм матур гадәтләре булган, укучылар үзидарәсе үсеш алган яхшы мәктәпкә барасыз. Лаеш районында сезне көтәләр, яраталар һәм сезнең барысы яхшы булуга ышаналар.

Аннан соң кунаклар малайлар һәм кызларга портфельләр, мәктәп формасы, спорт формасы һәм аяк киемнәре тапшырдылар. Мәктәпкә барырга иртә булган бәләкәчләргә аерым бүләкләр әзерләгәннәр. Аларга йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

ЛНР вәкилләре җавап сүзе белән чыкты. Алар Татарстанга балаларны җылы кабул итүләре, аларны кайгыртулары өчен рәхмәт әйттеләр. Балаларга мөрәҗәгать итеп алар инфраструктуралар торгызылгач тиздән өйләренә кайтачаклар дигән өмет уяттылар. Лугански депутатлары якташларына яхшы укуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен һәм яңа дуслар табуларын теләделәр. Алар тиздән туган җирләрендә тормыш җайланыр дип ышаналар.

Бер атнадан балалар яңа мәктәпкә укырга барачаклар, ул аларны ишекләрен ачып каршылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы хәйрия лаешта реклама комлы ковали