Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Екатерина Доронина: "Авыл халкы мине борчылып каршылады”

Карадули авылында яшәүче 95 яшьлек тыл хезмәтчәне сугыш вакытындагы авыр тормыш турында искә ала.

Әтиемне мин  хәтерлим, чөнки ул мин кечкенә чакта безне ташлап киткән. Без өчәү яшәдек - әни, мин һәм сеңелем. Берничә елдан соң бәхетсезлек килеп чыкты: сеңелем авырып үлде. Аннан әнием вафат булды. Мин бөтенләй ялгыз калдым. 

Без дус кызым белән җиде еллык мәктәпне тәмамладык һәм Казанга заводка эшкә киттек. Безне 16-нчы номерлы завод тулай торагында урнаштырдылар. 

Ленинградта бомбага тотулар башлангач, Казанга эвакуацияләнүчеләрне алып килделәр. Ике йөз кешене бу тулай торакка урнаштырдылар, ә безне өйгә җибәрделәр. Минем шәһәрдә калу мөмкинлегем бар иде, әмма күңелем өйгә, туган җиремә тартты. Җәяүләп авылга кайтып киттек. Төне буе кайттык. 

Өйгә кайткач, яшьләрне окоп казырга җибәрделәр. Минем буем кечкенә иде һәм мин үз яшемнән яшьрәк күрендем. Шуңа күрә мине почтада эшләргә калдырдылар. Авылның барлык ир-атлары да диярлек фронтка китте. Сугыш дәвамында хат ташыдым. Һәр гаилә үз туганнарыннан һәм яратканнарыннан хәбәр көтә иделәр. Иртән эшкә барган саен начар хәбәрләр килүеннән курыктым. Авыл халкы минем килүемне борчылып көтте. Бервакыт шундый очрак булды, күршебезнең үлем хәбәре килде. Мин аны ничек бирергә белмичә, үзем белән йөрттем. Соңрак аның ялгыш булуы ачыкланды һәм сугыштан соң күршебез өенә кайтты. Ул картайганчы яшәде. 

Сугыш вакытында ризык табу кыен иде. Бөтен колхоз уңышын фронт кирәк-яракларына озаттылар. Исән калу өчен без ат кузгалагы һәм юкә яфраклары җыйдык. Мин кышка бер капчык запас ясый алдым. Кайвакыт үлән җыярга киләсең, ә үлән юк инде. Кемдер җыйган. Язын колхоз басулары буйлап йөрдек, өшегән бәрәңге җыйдык. Аны киптерделәр, төйделәр, үлән белән катнаштырдылар һәм юкалар пешерделәр. 

Казаннан икмәк алып кайтуга без бик шатлана идек. Төнге өчтән чират алырга барабыз. Кире кайтканда, ачлык хисен баса алмыйча, алганның яртысын ашыйбыз. Икмәкне, икмәк карточкаларын тартып алу очраклары да булды. Тормыш авыр иде. Шатлыкны да, кайгыны да бергә кичердек. Сугыш беткәч, икмәк ашарбыз дигән өмет бар иде. 

1945 елның 9 маенда тавыш көчәйткечтән сугыш тәмамлануы турында игълан итәләр. Барыбыз да кочаклаштык, шатлыктан еладык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев