#ЭКОВЕСНА-2021 акциясе призерларын бүләкләделәр
Район мәгариф оешмалары вәкилләре һәм Габдрәкыйповлар гаиләсе грамоталар һәм бүләкләр алдылар.
Район Мәгариф идарәсенең актлар залында #ЭКОВЕСНА-2021 акциясендә катнашучыларга бүләкләрне ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов һәм ведомство белгече Нәргизә Галимова тапшырдылар.
- Балаларга гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә әйләнә-тирә мохиткә дөрес караш тәрбияләү табигатьне саклауга зур өлеш кертә, - дип билгеләп үтте Радик Әнвәр улы. - Чөнки баланы балачактан чүп-чар җыештырырга һәм әйләнә-тирәне чүпләмәскә өйрәтсәң, яшәү дә барыбызга да күңеллерәк булачак.
«Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә җиңү яулаган өчен грамота һәм бүләк Сокурыдагы «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Наталья Ткаченкога тапшырылды.
«ТР Лаеш муниципаль районының иң яхшы мәктәбе» номинациясендә Лаешның 3 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лариса Коробейникова грамота һәм бүләк алды.
Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков та катнашты.
-Проблемалар кимеми, ә сез, балалар белән эшләгәндә, дөрес өстенлекләрне билгеләргә ярдәм итәсез, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә дә, - дип өстәде Анатолий Александрович.
#ЭКОВЕСНА-2021 акциясе кысаларында «Иң яхшы экологик гаилә» номинациясендә Габдрәкыйповлар гаиләсе җиңү яулады: Марат Рәис улы, Гөлназ Мансур кызы һәм аларның кызлары Лия һәм Эльвина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев