Ел башыннан Татарстанда 125 машина йөртүче исерек килеш йөргән өчен җинаять эшләрендә фигурант булган
Мондый мәгълүматны «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, исерек хәлдә йөргән өчен автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферлар руль артына утыруын дәвам итә.
Рөстәм Гарипов түбәндәге саннарны китерде: быел 5 568 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган һәм 125 җинаять җаваплылыгына тартылган.
Исерек шофер турында хәбәр ит-кемнеңдер гомерен сакла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев