Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: зона туры

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы” республика конкурсының зона турында Лаеш районының дүрт вәкиле катнашты – Надежда Генералова, Раушания Кашапова, Людмила Асянина һәм читтән торып - Борис Кузнецов.

Фотоны Илгизә Тимершина бирде

Кукмарага республиканың ун районыннан: Лаеш, Балык Бистәсе, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмара районнарыннан конкурсантлар килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, жюри алдында катлаулы эш тора иде: ун номинациядә кырык катнашучы финалга чыгу өчен көрәште. Һәр конкурсант креатив, кабатланмас, һәрберсе җиңүче дип аталырга лаек.

Лаеш районы вәкиле Надежда Генералова Ел хатын-кызы номинациясендә чыгыш ясады. Надежда Аркадьевна - Лаешның мәйдан микрорайонында яшәүчеләр яхшы белә торган хатын-кыз. Ул «Сабантуй» ТИҮне җитәкли. Актив, тынгысыз, көче һәм энергиясе ташып торучы Надежда Генералова үз микрорайонында яшәүчеләр белән урам көннәре үткәрүне, яр буе территорияләрен җыештыруны, ветераннар янына баруны оештыра. Ул искиткеч матур җырлый, картиналар ясый, бии. Ягымлы, игътибарлы, Надежда Аркадьевна һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Аңа «Ел хатын-кызы» конкурсында Лаешның «Престиж» бию коллективы булышты.

Татар Янтыгы авылы клубы мөдире Раушания Кашапова да шактый ук билгеле. Ул үз авылында бик күп кызыклы чаралар үткәрә. Мәсәлән, авыл халкына Урам бәйрәме бик ошады. Үзешчән артистлар искиткеч концерт программасы куйдылар. Халык җырлары һәм бию көйләре кич буе яңгырады. Хатирәләр, кызыклы хикәяләр күп булды. Хәтта авылда яшәүче 80 яшьлек өлкәннәр дә җитезлек һәм зирәклек таләп итүче уеннарда катнаштылар.

Шул ук вакытта ике конкурсант та «Кама ягы» газетасы белән актив хезмәттәшлек итә.

Өченче катнашучы - "Лаеш азык-төлек комбинаты" ЧҖҖ пешекчесе Людмила Асянина. Людмила Александровна да гадәти булмаган шәхес. Ул матур рус милли киемендә һәм, әлбәттә, икмәк белән чыгыш ясады.

«Хатын - кыз карашы: Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов җиңүче булды. Борис Кириллович конкурста читтән торып катнашты.

Конкурс нәтиҗәләренә бәйсез төстә, без Лаеш районы вәкилләрен котлыйбыз – алар аны лаеклы тәкъдим иттеләр. Аларның тамашачыларны һәм жюрины шаккатырырлык нәрсәләре бар иде.

Делегацияне "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илгизә Тимершина җитәкләде. Автобус һәм туклану белән район тәэмин итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев