Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек индексацияләнә

Иминият пенсиясенә планлы индексация эшләмәүче пенсионерларга гына түләнә. Эшләүче пенсионерлар пенсияне үзләре эшләгән вакытта үткәрелгән индексациядән башка алалар. Әгәр пенсионер эштән китә икән, ул пенсияне эшләгән вакыттагы барлык индексацияләр белән алачак. Укучыларыбыз сорауларына Пенсия фондының Лаеш район идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә. СОРАУ 1. Индексацияләү пенсиянең нинди төрләренә кагыла?...

Иминият пенсиясенә планлы индексация эшләмәүче пенсионерларга гына түләнә. Эшләүче пенсионерлар пенсияне үзләре эшләгән вакытта үткәрелгән индексациядән башка алалар. Әгәр пенсионер эштән китә икән, ул пенсияне эшләгән вакыттагы барлык индексацияләр белән алачак.

Укучыларыбыз сорауларына Пенсия фондының Лаеш район идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә.

СОРАУ 1. Индексацияләү пенсиянең нинди төрләренә кагыла?

ҖАВАП: Индексация кагыйдәләре иминият пенсиясенең барлык төрләренә кагыла. Дәүләт пенсия тәэмин итүе пенсияләре, аңа социаль пенсияләр дә керә, пенсионер эшләсә дә, эшләмәсә дә индексацияләнә.

СОРАУ 2. Әгәр пенсионер эштән индексация ясалгач китсә, пенсия күләме кайчан индексация хисабына артачак?

ҖАВАП: Пенсионер индексацияләнгән пенсияне Россия Пенсия фондының территориаль органы пенсионерның эштән китүен раслаган мәгълүматлар нигезендә карар чыгарган айның икенчесендә ала. Мәсәлән: Әгәр пенсионер 2017 елның маенда эштән туктый икән, 2017 елның сентябреннән иминият пенсиясе булган индексацияләрне исәпкә алып түләнә. Моннан соң пенсионер тагын эшкә урнаша икән, аның иминият пенсиясе күләме кимеми.

СОРАУ 3. Пенсионерның эшләмәве ничек раслана?

ҖАВАП: Пенсионерның эшләмәве Россия Пенсия фонды территориаль органына эш бирүченең ай саен бирелгән отчет мәгълүматлары низезендә билгеләнә. Шуңа күрә пенсионерга иминият пенсиясен индексацияләүне торгызуны сорап пенсия фонды идарәсенә килеп йөрисе юк. Әгәр пенсионер халыкның үзмәшгуль категориясенә керә икән ,ягъни Россия Пенсия фонды территориаль органында индивидуаль эшмәкәр, нотариус, адвокат һәм башкалар буларак исәптә торса, Федераль салым хезмәте Россия ПФга пенсионерның эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр итә.

СОРАУ 4. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе ел саен була торган корректировкага керәме?

ҖАВАП: Юк, Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен ел саен алар өчен эш бирүче түләгән иминият кертемнәрен исәпкә алып яңадан исәпли. Моның өчен гариза язу кирәк түгел. Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләме үткән елдагы пенсия баллары саны арту исәбенә яңадан исәпләнелә. Бу очракта иминият пенсиясенең максималь күләме акчалата эквивалентта өч пенсия баллы тәшкил итә.

СОРАУ 5. Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта пенсия күләмен карарга буламы?

ҖАВАП: Эшләүче пенсионерлар өчен ПФР сайтында шәхси кабинетта пенсия күләме агымдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып күрсәтелгән, ягъни алар эштән киткәч аласы пенсия. Гражданның шәхси кабинетына керү өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлегез һәм идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм ситемасыннан расланган исәп язмасы алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район