Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Эшли дә, ял да итә беләбез

Лаешта Республика көнен бәйрәм иткәндә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова шундый сүзләр әйтте. Мөһим датага район мәдәният йорты сәхнәсен ТР дәүләт флагы төсендәге шарлар белән бизәгәннәр, ә аның өстенә ике дәүләт телендә "Мин яратам сине, Татарстан" дип язылган зур триколор элгәннәр. Халык тантана башланганчы күпкә алдан килә башлады. Тамашачылар...

Лаешта Республика көнен бәйрәм иткәндә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова шундый сүзләр әйтте.

Мөһим датага район мәдәният йорты сәхнәсен ТР дәүләт флагы төсендәге шарлар белән бизәгәннәр, ә аның өстенә ике дәүләт телендә "Мин яратам сине, Татарстан" дип язылган зур триколор элгәннәр.

Халык тантана башланганчы күпкә алдан килә башлады. Тамашачылар күп кенә түгел, аеруча күп булды: барысы өчен дә утыра торган урыннар җитмәде. Әмма кире китүчеләр булмады - концерт моңа торырлык иде.

-Лаеш районы Татарстанның икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенә үз өлешен кертә, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. - Безнең район ТР муниципаль берәмлекләре арасында алдынгы урыннарда бара. Бу безнең уртак тырышлыгыбыз. Республиканың һәм өлешчә районның төп байлыгы - бу кешеләр: эш сөючән, иҗади һәм киң күңеллеләр. Тиздән без Лаешның 460 еллыгын һәм районның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.Бу безнең кешеләргә кече Туган илләре белән горурлану мөмкинлеге бирә.

Гүзәл Шәрипова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды.

-Бүген Татарстан Россия Федерациясенең лидер төбәкләре арасына керә. Нефтехимия, нефть эшкәртү, машина төзелеше, энергетика,IT-өлкәдә инвестиция проектлары тормышка ашырыла, без авыл хуҗалыгындагы казанышларны ныгытабыз, яңа җитештерү урыннары булдырабыз. Боларның барысы татарстанлылар горурлыгы предметы, инвесторлар һәм туристлар җәлеп итү нигезе булып тора. Безне республикабызны ярату, үзең дөньяга аваз салган шәһәр, авылга җылы мөнәсәбәт, Ватанга - Бөек Россиягә тугрылык хисләре берләштерә.

Лаешка Мәскәү яныннан да котлау килде. Аны Мәскәү өлкәсе Коломенский районы башлыгы Андрей Ваулин юллаган. Күптән түгел анда лаешлылар оештырган Сабантуй булды. Бәйрәмне алып баручы котлау телеграммасын укыды.

Тантана барышында татар халкы мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә , милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен Михаил Афанасьевка Татарстан Президенты рәхмәте белдерелде.Лаеш шәһәре сугыш һәм хезмәт ветераннары советы әгъзалары "Татарстанның мәдәни үсеше" проектында актив катнашулары өчен ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Югары һөнәри осталыклары, намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Лаеш район башлыгы рәхмәтләре дә тапшырылды.

Аннан соң концерт булды: матур һәм күңелле. Татар һәм рус телләрендә яраткан җырлар яңгырады, аларга тамашачылар да кушылды. Лаеш һәм Пәрәү биючеләре сәхнәдә ут чыгардылар, дисәм арттыру булмас, ә тамашачылар алкышларын кызганмадылар.

Бәйрәмнең үткәне сизелмәде дә. Әмма лаешлыларны тагын да зуррак бәйрәм көтә, тиздән Шәһәр көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево undefined