Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Фаҗига” урыны – Лаеш хастаханәсе

Үзәк район хастаханәсендә планлы янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр узды. Автор фотолары Көндәлек тормышта без янгын чыга калса ниләр эшләргә кирәклеге, ничек гомерне һәм сәламәтлекне саклап калу турында сирәк уйланабыз.Шуңа күрә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда - хастаханәләрдә, уку йортларында - барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре һәм бинадагы кешеләрнең гамәлләрен ныгыту өчен өйрәнүләр...

Үзәк район хастаханәсендә планлы янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр узды.

Автор фотолары

Көндәлек тормышта без янгын чыга калса ниләр эшләргә кирәклеге, ничек гомерне һәм сәламәтлекне саклап калу турында сирәк уйланабыз.Шуңа күрә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда - хастаханәләрдә, уку йортларында - барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре һәм бинадагы кешеләрнең гамәлләрен ныгыту өчен өйрәнүләр үткәрелә.

Хастаханә хезмәткәре шалтыратуы буенча "фаҗига" урынына янгын сүндерү- коткару бүлеге, Лаеш электр челтәрләре, газ хезмәте авария бригадалары һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы, Лаеш эчке эшләр бүлеге оператив төркеме килеп җитте.

Сирена авазлары үтеп баручыларны куркытты.

-Нәрсә? Янгын? Кайда яна? - алар борчылып шундый сораулар бирделәр.

Өйрәнүләр баруын белгәч, елмаеп болай диделәр: "Дөрес. Өйрәнүе кыен булса - янгын очрагында җиңел булыр".

Янгын сүндерү машиналары очраган беренче кыенлык - план буенча ут чыккан бинага үтү урынының тар булуы. Әмма тәҗрибәле машина йөртүчеләр бу каршылыкны имин уздылар.

Аннан соң МЧС хезмәткәрләре барлык кирәкле җиһазларны урнаштырдылар һәм бинага керделәр, шартлы зыян күрүчене таптылар. Аңа маска киерттеләр, беренче ярдәм күрсәттеләр, ә аннан саф һавага алып чыктылар.

Өйрәнүләрдә җиде кеше һәм ике берәмлек техника катнашты. Барлык хезмәтләр көтелмәгән очракларда һөнәри ярдәм күрсәтә алуларын расладылар.

Видеосюжетны газета сайтының "Видео" рубрикасыннан, ә фоторепортажны - "Общество" рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш хастаханәсе