Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әфганлылар батырлыгын онытмыйбыз

Индира Дебердеева архивыннан алган фото Сокуры мәдәният йортында укучыларга Әфган сугышы турында сөйләделәр. Мәдәният йорты директоры Ольга Шатрова хәрби конфликтның чыгу сәбәпләрен аңлатты. Китапханәче Индира Дебердеева Сокурыда яшәүче һәр әфганлы хакында сөйләде. Ул Владимир Кургузкинның тормыш юлын аеруча ачык мисаллар белән сурәтләде. Владимир Александрович Әфганстанда 1987 елның 21 июнендә, Ватанга...

Индира Дебердеева архивыннан алган фото

Сокуры мәдәният йортында укучыларга Әфган сугышы турында сөйләделәр. Мәдәният йорты директоры Ольга Шатрова хәрби конфликтның чыгу сәбәпләрен аңлатты. Китапханәче Индира Дебердеева Сокурыда яшәүче һәр әфганлы хакында сөйләде.

Ул Владимир Кургузкинның тормыш юлын аеруча ачык мисаллар белән сурәтләде. Владимир Александрович Әфганстанда 1987 елның 21 июнендә, Ватанга демобилизацияләп кайтыр алдында һәлак була... Индира Дебердеева аның туганнарына язган хатларыннан өзекләр укыды.

-Кичәдә катнашучылар авылның Әфган сугышчылары турында документаль фильм карады, Владимирны бер минут тын калып искә алды, - дип, чара турында Индира Романовна сүзен тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район