Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Флаг эстафетасын Лаеш төбәгендә җылы каршы алдылар

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында символик флаг Татарстан районнары буйлап сәяхәт итә.

Лаеш краена флаг турыдан-туры Чүпрәле районыннан килде. Аны Лаешка керү юлында

җәелдерделәр һәм ГАЗ-69 ачык хәрби автомобилендә тантаналы рәвештә шәһәр буйлап

йөрттеләр.

ТАССРның 100 еллыгының ак байрагын балалар һәм өлкәннәр республика халыкларының

милли киемнәрен киеп район мәдәният йортына кергәндә каршы алдылар.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең бер гасырлык

юбилее символикасы төшерелгән флагны хөрмәтләү тантанасын район башлыгы

урынбасары Татьяна Борһанова ачты.

- Лаеш җирендә флаг эстафетасын кабул итү бик күңелле, - дип сәламләде кунакларны

Татьяна Петровна. - Бүген республика чәчәк ата һәм Лаеш районы, Татарстанның социаль-

икътисади үсеше рейтингында алдынгы урыннарны алып, моңа үз өлешен кертә.

Флагны олылау мини-концерт белән дәвам итте, аның

тамашачылары,

социаль

дистанцияне саклап, район мәдәният йортының зур залында урнаштылар. Җыелганнарны

районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары башкаруында матур бию номерлары, шулай

ук татар һәм рус телләрендә вокаль композицияләр шатландырды.

«Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы»ның инициаторлары һәм

оештыручылары - ТР спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм Бөтендөнья татар

конгрессы башкарма комитеты. Проект ике этапта уза: Россиядә һәм республикада. Флаг

Россия Федерациясенең сигез федераль округында да булды инде һәм төбәк татар милли-

мәдәни автономияләре теркәлгән субъектларның флаглары төшерелгән 68 сурәт җыйды.

Россия буйлап озак сәяхәттән соң ак байрак Татарстан муниципалитетлары буйлап

сәяхәтен дәвам итте. Лаеш төбәгендә булганнан соң, ТАССРның 100 еллыгы флагы алга

таба китте. Аның төбәк буенча сәфәренең чираттагы пункты Яшел Үзән районы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев