Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Футбол дөньясы бездә кунакта

Тиздән безнең илебездә дөнья дәрәҗәсе футбол ярышлары башлана. Дөнья чемпионаты алдыннан җанатарларны “кыздыру” өчен Татарстан башкаласында футбол паркы ишекләре ачылды.

Паркны “Рубин” капкачысы Сергей Рыжиков, испан футболы һәм Мадрид “Реал”ы легендасы Мичел Сальдаго, Казанда ЧМ-2018 илчесе җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов ачты.

-Шәһәр өчен бу Дөнья чемптонаты вакытында үтәчәк җанатарлар фестивале репетициясе, - дип басым ясады Дамир Фәттахов. – Татарстанда ай буе үзенчәлекле футбол атмосферасы хөкем сөрер дип өметләнәм. Казан җитди халыкара ярышлар үткәрде инде, әмма без беренче тапкырдагы кебек  әзерләнәбез – булачак турнирның нигезе ул.

Мактаулы кунакларны кумирлар белән фотога төшәргә һәм автограф алырга теләгән  җанатарлар чолгап алды. Танылган спортчылар үз көчләрен беренче булып парк аттракционнарында сынап карадылар. Ә бу җиңеллләрдән түгел. Мәсәлән, Сергей Рыжиков капкачы-роботны җиңә һәм аңа пенальтидан гол кертә алмады. Гади җанатарлар турында сөйләп торасы да юк.

Икенче мәйданда футбол фристайлерлары туп белән оста эш итә белүләрен күрсәттеләр, аяклары һәм башлары белән туп бәрделәр. Теләге булганнар “Быстропас” аттракционында туп белән эш итә белүләрен күрсәттеләр. Ә иң кечкенәләр “футбол теннисы” уйнадылар, тупны пинг-понг өстәле аша ыргыттылар. Бу уен шулкадәр мавыктыргыч булды ки, аңа өлкәннәр дә кушылды. Булачак ярышлар талисманы булган бүре Забивака яныннан үтүчеләрнең барысы аның белән фотога төште. Махсус стендта Дөнья чемпионаты уеннары расписаниесе белән танышырга була.

-Монда бәйрәчә, бик тә футболча атмосфера, - дип тәэсирләре белән уртаклашты паркка уллары белән килгән Илнар Мамедов. – Минем җанатарлык стажым 30 ел, малайларым да шундый булып үсәләр. Дөнья дәрәҗәсе футболны безнең илдә, безнең шәһәрдә карый алыубыз нинди шәп. Испания өчен җан атачакбыз.

Футбол буенча дөнья чемпионаты паркы Казанда ял көннәрендә эшләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы