Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Габдрахман Сафин: “Әсирлектә безнең янга Муса Җәлил килде”

Бу кешегә март аенда 101 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, тулы бер сериал төшерергә җитәрлек.

Габдрахман Әхмәтсафа улы Сталинград сугышында катнашкан, әсир төшкән, репрессияләргә дучар булгын, әмма бәхетне дә татыган.

Габдрахман Сафин  1922 елның 31 мартында Арча районы Симетбаш авылында туган. 1941 елның 10 августында армиягә киткән. Арча районыннан чакырылган егетләрне башта Саратовка озаталар. Анда әзерлек үтәләр, кышлый палаткаларда яшиләр, землянкалар казыйлар. Аннан соң аларны Ивановога күчерәләр, анда парашюттан сикерергә өйрәтәләр. Әмма яшь сугышчылар һава десантында хезмәт итәргә өлгермиләр: аларны мотоукчылар гаскәрләренә күчерәләр һәм Сталинград фронтына озаталар.

-Сталинградка килеп җитәрәк безнең поезд үтәчәк тимер юлны бомбалар җимергән иде, - дип искә ала ветеран “Татаринформ” агентлыгына биргән интервьюсында. – Поезддан коралларны алдык һәм җәяүләп киттек. Ике төндә 80 километрдан артык юл үттек, әмма бу коралларның кирәге булмады: безне дошман танклары атакалады. Аларның атакасы алдыннан без җиде кешегә окоп казыдык. Төшеп карадык – урын җитми. Миңа янәшәдә тагын бер окоп казырга туры килде. Танкларның берсе минем чокыр өстеннән үтте. Мин окопта бөгәрләнеп яттым. Күршедәге окопка граната ыргыттылар. Танклар алга китте, әмма бераз вакыт үткәч кире борылдылар. Аларның берсе безнең янда туктады, аннан ике кеше чыкты. Немец мине окоптан сөйрәп алды, үз алдына бастырды. Башымнан пилотканы салдырды, андагы йолдызны тартып алды һәм минем башка кидерде. Танкка утырттылар, авылга алып киттеләр. Анда исән калган совет солдатлары бар иде. Барыбызны бер ишегалдына яптылар. Мин шулай итеп әсирлеккә эләктем.

Соңыннан әсирләрне җәяүләп Польшага алып киләләр. Безне анда “Идел-Урал” легионының өченче батальонына куштылар. Әсирлектә безнең янга Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш килде. Безнең арада редакциядә эшләрлек кеше булуын сораштылар. Безнең белән сугышка кадәр Әтнә газетасы редакциясендә эшләгән Рәүф Вафин бар иде. Аны Муса Җәлил үзе белән алып китте. Авылга кайткач мин Рәүфнең язмышы турында белдем. Аны НКВДга алып китәләр, аннан ул әйләнеп кайтмый.

-Мине окоплар казырга мәҗбүр иттеләр, - дип үз хикәясен дәвам итә Габдрахман Әхмәтсафа улы. -  Фашистлар чигенгән саен без Көнчыгыш Пруссиягә, Балтыйк диңгезенә кадәр барып җиттек. Чигенергә урын калмагач немец солдатларын һәм әсирләрне пароходларга төяделәр һәм алып киттеләр. Мин тирән итеп казылган окопта идем. Анда өч әсир качты һәм безне күрмәделәр. Бу чокырда өч көн яттык. Аннан Кызыл Армия килде. Тикшергәннән соң безне запас полкка, соңрак 50нче дивизиягә озаттылар. Дивизия белән без Берлинга барып җиттек.

Туган авылыма 1946 елның көзендә кайттым. Ике елдан Габдрахман Сафинны әсирлектә булганга НКВДга чакыра башлыйлар. Суд аны 20 елга иректән мәхрүм итә. Сугыш ветеранын Казанның Вахитов станциясендәге колониягә ябалар. Өендә әти-әнисе белән хатыны һәм ун айлык улы кала.

-Бераз Казанда утырдым, аннан соң Кемеровога күчерделәр. Мин анда агач эшкәртү цехында эшләдем. Аннан бригадир итеп билгеләделәр. Документларны төгәл тутыруны һәм колхозда бухгалтер булып эшләвемне исәпкә алып ике елдан нормалаучы ярдәмчесе, бераздан бухгалтер итеп билгеләделәр. Эш күп булды. Кайчакта төннәр буе утырдым, санадым. Әмма бу авыр физик хезмәт түгел, шуңа күрә җиңелрәк булды, - дип сөйли сугышта катнашучы. 1953 елда Сталин вафат булды һәм амнистияләр башланды. Судтан соң колониядән чкканга кадәр алты ел ярым вакыт үтте. Ул вакытка әтием вафат булган иде инде, әни белән апам икесе генә калган, улым үскән. Өйне, хуҗалыкны яңартырга кирәк булды.

Колхозда Габдрахман Сафинны урман кисүчеләр бригадиры итеп эшкә алалар. Соңыннан ул колхозда бухгалтер, ревизия комиссиясе рәисе була. Сугыш ветераны икенче тапкыр өйләнә. Аның биш баласы бар: дүрт малай һәм бер кыз. Алар арасында – танылган җырчы Габделфәт Сафин.

Хәзер безнең хикәя герое Рождествено авыл җирлегендәге коттедж поселогында яши. Туган ягын сагынса да яңа урын аңа ошый.

Өлкән яшьтә булса да Габдрахман Әхмәтсафа улының акылы зирәк, хәтере яхшы. Аның нәселендә озын гомерлеләр шактый: әнисе 96 ел, ә аның әтисе 102 ел яшәгән. Аның яраткан шөгыле – кроссвордлар чишү һәм газета уку. Туганнары сүзләре буенча, ветеран “Ак Барс” хоккей клубы өчен җан ата һәм махсус хәрби операция барышын күзәтә. Ул безнең хәрбиләр җиңүенә ышана, ә Ватанны саклаучылар көнендә аларны котлады.

-Аллаһ биргән язмышны кабул итә белергә кирәк, - дип исәпли сугышта катнашучы. – Минем бар балаларым исән-сау, үзем йөзгә кадәр яшәдем. Минем өчен менә шул бәхет инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары