Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын һәм яшь гаиләләрне ана капиталы алулары белән котладылар.

Лаеш районы Башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре җылы рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр тапшырдылар.


Надежда Ивановна һәм Виктор Иванович Федотовлар инде 50 ел бергә торалар. Виктор Иванович 50 ел район электр элемтәсе узелында, ә Надежда Ивановна 53 ел Лаеш бала тудыру йортында эшләгән. Ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар.

Гарифулла Абдулла улы һәм Әминә Абдулла кызы Хаматшиннар гаиләсенә — шулай ук 50 ел. Гарифулла Абдулла улы 33 ел полиция бүлегендә, ә Әминә Абдулла кызы — 29 яшь көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатында эшләгән. Ике бала үстереп, өч онык һәм бер оныкчыклары бар.ЗАГС

— Кадерле кунакларыбыз! Бүген искиткеч көн, һәркем үзенең икенче яртысына: «Мин сине яратам, бик кадерлим, хөрмәт итәм һәм синең белән гомер буе яшәргә телим» дип әйтә ала, — дип котлады Татьяна Борһанова. — Сезне бу залда күрү бик күңелле. Гаилә коруда күпмедер тәҗрибәсе булган яшьләрне һәм 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне. Сезгә зур хөрмәт һәм махсус рәхмәт сүзләре. Сез үз гаилә традицияләрен саклап балаларыгызга тапшыргансыз. Район Башлыгы Илдус Зарипов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм.ЗАГС

Шулай ук өч яшь гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталы алу өчен сертификатлар тапшырдылар. Ратмир Йосыф улы һәм Альбина Юрьевна Зотиннар гаиләсе ике бала тәрбиялиләр: малайлары Алихан һәм кызлары Раяна. Максим Владимирович һәм Алена Владимировна Федосеевлар гаиләсендә кызлары Ариэлла туган. Кирилл Евгеньевич һәм Екатерина Юрьевна Карсаловлар гаиләсендә кызлары Маргарита туган.

Кунаклар өчен Алия Чернова һәм Нәдир Сабиров чыгыш ясады.

Белешмә өчен:

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең үз символы бар — акчәчәк. Бу көнне акчәчәкләрдән такыя үрәләр, чәчәк бәйләмнәре һәм акчәчәкләр сурәтләнгән открыткалар бүләк итәләр. Аларны «февроньки» дип атаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне