Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Газетага хат килде

Газетабызга районда яшәүчеләр еш кына проблема хәл ителер дип ярдәмгә өметләнеп мөрәҗәгать итәләр. -Хөрмәтле "Камская новь" - "Кама ягы" редакциясе! Сезнең газета аша үземнең зарымны җиткерергә телим, - дип башлана Карадули авылында яшәүченең хаты. - Без бер ел инде кибетсез яшибез. Якындагысы Нармонкада. Безнең, пенсионерлар өчен, өстәвенә авырулар, анда җәяү...

Газетабызга районда яшәүчеләр еш кына проблема хәл ителер дип ярдәмгә өметләнеп мөрәҗәгать итәләр.

-Хөрмәтле "Камская новь" - "Кама ягы" редакциясе! Сезнең газета аша үземнең зарымны җиткерергә телим, - дип башлана Карадули авылында яшәүченең хаты. - Без бер ел инде кибетсез яшибез. Якындагысы Нармонкада. Безнең, пенсионерлар өчен, өстәвенә авырулар, анда җәяү бару - зур проблема. Әле анда ашамлыклар алсак, авыр сумкалар белән кире кайту тагын да кыен..."

Редакция Лаеш районы икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итте. Баш белгеч Вера Пермякова менә нинди җавап бирде:

-ТР Министрлар Кабинетының 2017 ел 12 май №968-р боерыгына ярашлы төстә, 2017 елда Лаеш районында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү блоклы- модульле пунктларны Карадули һәм Яушыйк авылларында урнаштыру планлаштырыла. Ике торак пунктта да субайлы урын әзер инде. Расланган графикка ярашлы төстә, кибетләр урнаштыру буенча эшләр агымдагы елның 27 ноябреннән дә соңармыйча тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев