Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гомере буе гармун белән

Бөек Ватан сугышы ветераннары турында – якташларыбыз хакында – шактый сөйләдек. Ә менә, кызганычка каршы, сугыш чоры балалары турында еш искә алмыйлар. Бүгенге сүзем нәкъ менә бала чагына сугыш чоры сынаулары туры килгән кеше турында.

Габдулла Якуб улы Якупов 1903 елда Атабайда урман белән сату итүче гаиләсендә туа. Ул матур итеп гармунда уйный һәм авылдашлары арасында абруй яулый. Бөек Ватан сугышы башланганчы сигезенче Төркестан укчылар полкында хезмәт итәргә өлгерә. 1934 елда Габдулла Якуповичның туганнарын кулак дип колхоздан чыгаралар һәм сәяси хокуклардан мәхрүм итәләр. Аларга бәхет елмая: 1935 елда аларның хокукларын торгызалар.

Ә алты елдан икенче афәт килә – сугыш башлана.

Сугышка киткәндә Габдулла Якупов үзенең яраткан гармунын җиде яшьлек малае Илгизгә бирә һәм ул сугыштан кайтканчы уйнарга өйрәнергә куша. Кырыс сугыш еллары Илгиз абый хәтерендә тирән эз калдыра. Иртән ач килеш ул мәктәпкә чаба, ә укудан соң сыйныфташлары белән “Камский” колхозына булыша.

1941 елның көзе Атабайда иң кыен чор була. Илгиз Габдулловичның әтисе дә шул чакта сугышка китә. Кызганычка каршы, ул өенә әйләнеп кайта алмый: аның эзләре Смоленск янындагы сугышларда югала. Авылда яшәүчеләрнең күбесен, шул исәптән картларны һәм балаларны да, “Казан каймасы” төзелешенә алалар. Колхозда эшче куллар җитми, ә уңышны җыеп алырга кирәк. Мәктәп балалары басуда булышалар, ә кичләрен сугышчыларга бүләкләр әзерлиләр. 1942 елда, Октябрь революциясенең 25 еллыгына Атабай тулы булмаган урта мәктәбе укучылары 640 сум акча җыялар, бүләкләр алалар һәм Кызыл армия сугышчыларына җибәрәләр. Бу укучылар арасында Илгиз дә була.

Сугыштан соң ул озак еллар “Комсомол” совхозының Атабай бүлегендә, үзгәрткәннән соң “Атабай” совхозында эшли. Гади элекромонтердан совхозның баш энергетигына җитә. Намус белән эшли. Совхоз администрациясе аны күп тапкырлар мактау грамоталары белән бүләкли. 1970нче елларда “Атабай” кошчылык совхозы “Татптицепромның” алдынгы предприятиеләренең берсе була. Анда хезмәт сөючән, җаваплы кешеләр эшли. Илгиз Якупов шундыйларның берсе – ул совхозда бар электр системасының тотрыклы эшен тәэмин итә.

Ә буш вакытларында гармунда уйный. Илгиз Габдуллович әтисе сүзләрен онытмый: әтисенең гармуны мактаулы урында тора. Ул авылда гына түгел, Татарстанның иң яхшы гармунчыларының берсенә әйләнә. Илгиз абый беренче татар профессионал гармунчысы Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар смотр-конкурслар дипломанты, лауреаты, “Җиңү салюты” республика фестивале лауреаты.

30 елдан артык, “Бибинур” фольклор ансамбле оешканнан аның төп гармунчысы. Бүген ул лаеклы ялда. Шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, Илгиз Якупов фольклор төркемнең барлык чыгышларында актив катнаша, сыздырып гармун уйнап авылдашларын, тамашачыларны сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атабаево Лаеш районы