Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Гомере буе намус белән эшләгән

Бүген Татар Кабаны авылында гомер итүче Саҗидә Сәхап кызы Хәсәнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул гомер буе туган авылында яшәгән һәм армый-талмый эшләгән.

Саҗидә Сәхап кызы 1930 елның 15 маенда Татар Кабаны авылында туа. Ул 12 бала булган күп балалы гаиләдә иң кече бала була.

Сугыш башланганда Саҗидәгә нибары 11 яшь була. Сугыш елларында пешекче булып эшли. Аннан колхозда сарык караучы булып. Берара Саҗидә Сәхаповна аяк киемнәре фабрикасында тегүче булып эшләгән. 1950-1957 елларда медгруппада кече медицина хезмәткәре булып эшли. 1958 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр Саҗидә Хәсәнова сыер савучы була. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел.

Саҗидә Сәхап кызы 1951 елда кияүгә чыга. Ире Җәүдәт колхозда төрле эшләрдә эшли. Ул бик иртә, 1974 елда 46 яшендә вафат була. Ирле-хатынлы Хәсәновлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Саҗидә Сәхаповна - ун оныгы һәм 18 оныкчыгы өчен яраткан әби.

Намуслы хезмәте өчен юбиляр күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның бүләкләре арасында «Социалистик хезмәт ударнигы» һәм «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгеләре, «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» медале бар.

«Кама ягы» битләреннән юбилярны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов котлады.

-Сез үз гомерегездә барысын да эшләдегез, хәтта күбрәк тә. Сезнең искиткеч гаиләгез, уңайлы йортыгыз һәм Ватан хакына башкарган лаеклы хезмәтегез бар. Сезгә нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык һәм җан тынычлыгы телим. Бәхетле булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев