Григорий Захаров: “Җирдә эшләү язмышымны билгеләде”
19 гыйнварда Григорий Захаровка – 1970нче еллардагы “Путь Ленина” совхозы директорына туксан яшь тулды. Укучылар игътибарына Григорий Тимофеевичның үз тормышы турындагы хикәятен тәкъдим итәбез.
Мин тумышым белән Куйбышев (Самара) өлкәсе Баган авылыннан. Гаиләбез зур иде: бабай, әби, өч абзый һәм түтәй, әти, әни һәм сигез бала. Сугыштан соң җирле авыл хуҗалыгы техникумын тәмамалап сигез колхозга участок агрономы булып эшләдем. Белем алуга омтылу мине Казан авыл хуҗалыгы институтына китерде. Әмма өч ай укыгач читтән торып уку бүлегенә күчтем – әти-әни кулында җиде бала. 1960 елда институтны тәмамлап галим-агроном белгечлеге алдым.
Укыган чорда Нурлат районы авыл хуҗалыгы бүлегендә агроном булып эшләдем. Партия райкомы тәкъдиме белән Октябрь районы Чулпан авылындагы “Победитель” колхозы рәисе итеп сайландым. Колхозда хәлләр мактанырлык түгел: терлек азыгы юк. Терлекләр арык, колхозчылар ач. Бу хәлдән ничек чыгарга? Басуда суктырылмаган ашлык көлтәләре булуы ачыкланды. Көлтәләрне ташып суктыра башладык. Саламы терлекләргә, ашлык – фураж һәм он тарттыру өчен тегермәнгә озатылды. Онны һәр эшләгән кешегә көненә 1 кг исәбеннән бирдек. Кешеләрнең өметләре барлыкка килде, хуҗалык әкренләп ныгый башлады, без яңа йортлар, терлек абзарлары төзи башладык. Уңыш артты, терлекчелектә продуктлылык күтәрелде. Колхоз электрлаштырылды. 1956 елда югары уңышлар өчен “Победитель” колхозы СССР Халык казанышлары күргәзмәсендә катнашучы булды һәм бронза медаль белән бүләкләнде.
Бу колхозда мин 11 елга якын эшләдем. 1961 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты мине Алексеевский районына эшкә җибәрде. Мине зур гына “Большевик” совхозына директор итеп билгеләделәр. Хуҗалыкта тәртип юк, уңыш түбән – гектардан 8-10 центнер. Терлек абзарлары иске, механикалаштырылмаган, су юк, торак җитми, урта мәктәп, медпункт, клублар юк. Профсоюз линиясе буенча халык, партия оешмасы, авыл Советы белән күп эшләргә туры килде. Урта мәктәп бинасы, пекарня, медпунктлар, терлек абзарлары төзедек, суүткәргеч суздык. Барлык торак пунктларга ут керттек. Игенчелек системасы камилләштерелде, уңыш күтәрелде. Бу хуҗалыкта мин сигез ел эшләдем “Большевик” совхозы районда югары уңыш алган һәм терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән индустриаль-механикалаштырылган хуҗалыкка әйләнде, берничә мәртәбә СССР Халык казанышлары күргәзмәсендә катнашты.
1970 елда мине Лаеш районының “Путь Ленина” совхозы директоры итеп күчерделәр. Хуҗалыкны йөреп чыккач мин аның хәле мөшкел булуын күрдем. Фураж, бер салам эскерте юк. Печән һәм силос аз гына. Орлыклык материал, техника юк, үзәк усадьбада бер ватык чылбырлы трактор һәм бер МТЗ бар. Терлек абзарлары мактанырлык түгел. Сыер савучылар һәм эшчеләр җитми. Барысын карап чыккач мин райком секретаре Дания Дәүләтшинага хәлнең начар булуын: кышка каршы совхозны алмыйм дидем. Ул шул ук вакытта өлкә комитетының икенче секретаре Федор Панинга шалтыратты һәм Захаров баш тарта дип әйтте. Панин мине хуҗалыкны күтәрү, кадрлар белән ныгыту өчен партия солдаты буларак җибәрүләрен әйтте. Әгәр теләми икән, өлкә комитетына килсен.
Мин эшләргә ризалык бирдем. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бардым, бер чылбырлы трактор сорап алдым. Салам күчләрен ташый башладык, сортладык. Черекләреннән арындырып фермаларга ташыдык. Республика фондыннан 500 тонна фураж алуга ирештем. Шулай итеп без кыенлык белән кышлатуны үткәрдек. Киләсе ел җиңелрәк булды: терлек азыгы, фураж, орлыклар әзерләдек, совхоз поселогы төзи башладык. Механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр, белгечләр барлыкка килде. Эшләр уңайланды. 800 сыерга мөгезле эре терлек комплексы, 300 башка терлек абзары, мехмастерской, бәрәңге саклагыч төзелде. Поселокта бер квартирлы 30 һәм 16 квартирлы ике йорт салдык, 6,5 км озынлыкта суүткәргеч салдык. Үзәк котельный төзедек, бар торакны җылылык, су, тротуарлар белән тәэмин иттек. Уңыш сизелерлек артты, хуҗалыкта 800 сыер асралды, үзебезне терлек азыгы белән тәэмин иттек. Совхоз районда алдынгыларның берсенә әйләнде.
Бу хуҗалыкта күп көч һәм энергия сарыф ителде. Мин авырдым, арка сөягемдә бүсер чыкты, инвалидка әйләндем. Директор вазифасыннан азат итүләрен сорадым һәм совхозда партком секретаре булып калдым. 1981 елда 113нче СПТУга махсус фәннәр укытырга киттем.
1990 елда ТР персональ пенсионеры статусы алдым. Хезмәт Кызыл Байрак ордены, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен, В.И.Ленин тууының 100 еллыгы уңаеннан” медалем, СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең алтын медале, “Хезмәт ветераны”, “Җиңүгә 50 ел” медальләрем бар. Минем өч балам, алты оныгым, җиде оныкчыгым бар. Эшсез утырмыйм, көчемнән килгәнне эшлим – бакча үстердем: җиләк түтәлләре, виноград.
Үз гомеремдә кырык ел дәвамында минем белән эшләгән барлык хезмәтчәннәргә һәм хуҗалыклар белгечләренә рәхмәтлемен. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә хуҗалыклар берничә мәртәбә СССР Халык казанышлары күргәзмәсендә катнашты, дипломнар белән бүләкләнде, ә хезмәтчәннәр мактау грамоталарына һәм медальләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев