Һәлак булган Татарстан МХО катнашучыларының гаиләләре гуманитар ярдәм алачак
Гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 383,5 тонна продукция тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә.

Бу «Нәфис» фондының МХО катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акциясенең өченче этабы. Гуманитар ярдәм җыелмаларына озак саклана торган туклану продуктлары — тушенка, ярма, макарон, шикәр, он, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм джем керә. Көнкүреш химиясе исемлегенә савыт-саба юу чаралары, кер юу һәм чистарту порошоклары, шампуньнар, каты һәм сыек сабын керә. Һәр җыелманың күләме ярты елга исәпләнгән.

— МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа этабын без Ватанны саклаучылар көне алдыннан башлап җибәрәбез. Һәрбер сугышчыбыз тирән ихтирамга һәм рәхмәткә лаек. «Нәфис» хәйрия фонды өчен махсус операциядә катнашучыларның татарстан гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып кала. Бу юнәлештә эшне без һичшиксез дәвам итәчәкбез, — дип шәрехләде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» ХФ гамәлгә куючы Ирек Богуславский.

Ирек Борисович хәбәр иткәнчә, узган елда МХОда һәлак булганнарның һәм I һәм II төркем инвалидларның гаиләләре гомуми күләме 650 тонна булган гуманитар ярдәм алган. Масштаблы хәйрия акциясе 2023 елдан башлап өченче мәртәбә гамәлгә ашырыла.
Фото: «Нәфис» Хәйрия фонды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев