Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Халык контроле”нә хәбәр ит – акча ал

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар хәзер спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итеп акча эшли алалар. Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәләргә һәм "Народный контроль" бүлегенә кереп Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнар бозылуы турында хәбәр юлларга...

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар хәзер спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итеп акча эшли алалар.

Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәләргә һәм "Народный контроль" бүлегенә кереп Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнар бозылуы турында хәбәр юлларга кирәк. Хәбәрне "Нарушение правил торговли", "Незаконное производство и (или) оборот этилового спирта, алкогольной и спиртосодержащей продукции", "Общественное питание" категорияләре буенча җибәрергә була. Вәкаләтле вазифаи затлар хәбәрдәге бозуларны тикшерү үткәрәләр. Бозу очрагы ачыкланганда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бу хакта хәбәр итүчегә бер меңнән өч меңгә кадәр акча түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев