“Халык участковые“ конкурсы старт ала.
2016 елның 11 сентябреннән Россия ЭЭМда һәр елны үтә торган "Халык участковые" бөтенроссия конкурсы старт ала. Иң яхшы участковыйны гражданнар сайлый. Бу иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсенең хезмәткәрләре эшен бәяләүдә эчке эшләр органнары һәм җәмгыятьнең ачык үзара хезмәттәшлеге мисалы. Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе кешеләр белән...
2016 елның 11 сентябреннән Россия ЭЭМда һәр елны үтә торган "Халык участковые" бөтенроссия конкурсы старт ала.
Иң яхшы участковыйны гражданнар сайлый. Бу иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсенең хезмәткәрләре эшен бәяләүдә эчке эшләр органнары һәм җәмгыятьнең ачык үзара хезмәттәшлеге мисалы. Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе кешеләр белән эшлиләр. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль кыен хәлдәге өлешенә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участковыйлар даими төстә җинаятьчелекне, караучысыз балалар, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр.
Конкурсантларны сайлап алу 2016 елның 11 сентябреннән 20 сентябренә иң яхшы хезмәткәрне сайлау юлы белән башкарылачак. Иң яхшы участковый өчен http://laishevo.tatarstan.ru/rus/konkurs-narodniy-uchastkoviy.htm почтаның электрон адресына хат җибәреп тавыш бирергә мөмкин.
(Тулырак мәгълүмат газетаның киләсе санында).
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев