Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халыкара террорчылар идеологлары яшьләргә өмет итә

Яхшыга өметләнсәң дә начарга әзерлән-ди халык мәкале. Иминлек өчен җаваплы булган районның барлык хезмәтләре хокук тәртибен саклау һәм террорчылыкны кисәтү буенча көчәйтелгән чаралар күрәләр. Лаеш районында тыныч һәм иминлек: шартлау авазлары яңгырамый, авыллар һәм шәһәр урамнарында аткан тавышлар ишетелми. Иртәләрен без өйдән иркенләп чыгабыз һәм эшкә китәбез, террорчылар һәм төрле...

Яхшыга өметләнсәң дә начарга әзерлән-ди халык мәкале. Иминлек өчен җаваплы булган районның барлык хезмәтләре хокук тәртибен саклау һәм террорчылыкны кисәтү буенча көчәйтелгән чаралар күрәләр.

Лаеш районында тыныч һәм иминлек: шартлау авазлары яңгырамый, авыллар һәм шәһәр урамнарында аткан тавышлар ишетелми. Иртәләрен без өйдән иркенләп чыгабыз һәм эшкә китәбез, террорчылар һәм төрле неофашистлардан курыкмыйбыз. Әмма бу тынычлыкны шартлы дияргә дә була: хәзерге заманда 500-1000 чакрым нәрсә ул? Самолетта ике-өч сәгать очу... Өстәвенә Лаеш районына килүче мигрантлар саны да арта.

Күптән түгел булган районның террорчыларга каршы көрәш комиссиясе утырышында һәрчак уяу булу кирәк, дигән нәтиҗә ясарга була иде.

Оператив исәп буенча район территориясендә "экстремизм һәм террорчылык" линиясе буенча биш кеше исәптә, шуларның өчесе бүгенге көндә Төркиядә.

Оператив хәлне анализлау Россиядә террорчылар куркынычы кимүе турында сөйләми. Беренче чиратта ул Россия территориясендә тыелган халыкара террорчылар оешмасы "Ислам дәүләте"ннән килә,-дип кисәтәләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре.

Халыкара террорчылар оешмалары башлыклары үз уй-ниятләрен үз сафларына кергән РФ, БДБ гражданнары ярдәмендә тормышка ашырырга омтылалар, дип фаразлана. Ялган документлар ясау каналлары бар, ә бу Россия территориясенә боевиклар керүгә ярдәм итә,

Шул исәптән - качаклар һәм эшкә килүчеләр төсендә әзерләнгән үтерүчеләр дә.

Лаеш районында әлегә барысы тыныч. Экстремизм һәм террорчылык буенча полиция бүлегенә шикаятьләр һәм гаризалар кермәгән, экстремистик характердагы материаллар тарату фактлары теркәлмәгән.

Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү буенча районда билгеле күләмдә эш алып барыла. Закон кушуы буенча бинаны арендага алмаган гражданнар ачыклана, буш һәм ташландык корылмалар тикшерелә, халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Террорчылыкка каршы тору буенча белешмәлек эшләнгән район территориясендә урнашкан аеруча мөһим булган (өч), куркынычы зур (ике) һәм яшәешне тәэмин итүче (алты) объектлар исемлеге расланган. Ведомствоара комиссия халык күпләп җыела торган урыннарны тикшерь, ә алар районда йөзгә якын.

Халыкара террорчылык идеологлары яшьләргә өметләнә. Шуңа күрә студентлар, өлкән сыйныф укучылары, эшләүче яшьләр белән кисәтү эшләрен көчәйтү зарур. Террорчылар кылган вәхшилек турында, Туган илебезнең героик үткәне турында, хезмәт кешеләре, авылдашлар турында күбрәк сөйләү кирәк. Еш кына яшьләр гаҗәпләнеп. "Кем соң ул Ленин? Фашистларның концлагерьларда кешеләрне җәзалаулары дөресме?"-дип сорыйлар. Замана яшьләренең кайберләре фашизмны батырлык дияләр. Бу уңайдан белем бирү учреждениеләренә һәм җәмәгать оешмаларына үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә зур җаваплылык йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район молодежь тероризм