Хат яз һәм “Артек“ка путевка от
"Артек" халыкара балалар үзәге һәм "Россия почтасы" балалар хатларының беренче ачык конкурсына старт игълан итә, анда җиңүчеләр "Артек"ка путевка алачак. "Я хочу в Артек" конкурсында катнашу өчен кулдан язылган һәм 2016 елның 18 апреленә кадәр заказлы хат конвертында түбәндәге адреска җибәрелгән хатлар кабул ителә: 298645, Кырым Республикасы, Гурзуф шәһәр тибындагы...
"Артек" халыкара балалар үзәге һәм "Россия почтасы" балалар хатларының беренче ачык конкурсына старт игълан итә, анда җиңүчеләр "Артек"ка путевка алачак.
"Я хочу в Артек" конкурсында катнашу өчен кулдан язылган һәм 2016 елның 18 апреленә кадәр заказлы хат конвертында түбәндәге адреска җибәрелгән хатлар кабул ителә: 298645, Кырым Республикасы, Гурзуф шәһәр тибындагы поселогы, "Артек" халыкара балалар үзәге, "Артек почтасы". "Я хочу в Артек" конкурсына хат" дигән билге куярга кирәк.
Конкурста катнашалар: 10 нан 16 яшькә кадәрге балалар. Нәтиҗәләр "Артек" туган көндә - 2016 елның 16 июнендә ясалачак.
Конкурс турында күрсәтмәләр, катнашу кагыйдәләре "Артек" халыкара балалар үзәгенең www.artek.org сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев