Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хезмәт кешесе хакында сөйлисем килә

Фото Елизавета Александрованың шәхси архивыннан. Рождествено авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валентина Хазова безнең газета редакциясе белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Ул авылда яшәүчеләр турында, алар тырышлыгы белән Лаеш районы икътисады үскән, туган ягыбыз чәчәк аткан хезмәт кешеләре турында яза. Без бүген аның чираттагы мәкаләсен басабыз. Кадерле газета укучыларыбыз! Миңа Рождествено...

Фото Елизавета Александрованың шәхси архивыннан.

Рождествено авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валентина Хазова безнең газета редакциясе белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Ул авылда яшәүчеләр турында, алар тырышлыгы белән Лаеш районы икътисады үскән, туган ягыбыз чәчәк аткан хезмәт кешеләре турында яза. Без бүген аның чираттагы мәкаләсен басабыз.

Кадерле газета укучыларыбыз! Миңа Рождествено авыл җирлегенең иң яхшы кешеләре турында сөйләвемне дәвам итәргә рөхсәт итегез.

Мин Дятлово авылы буйлап үттем - яшьлек еллары киеренке хезмәттә үткән кешеләрнең "алтын бөртекләрен" барларга иде исәбем, ә бит аларның эшләре эзе калган. Бүген Елизавета Тимофеевна Александрова (кыз фамилиясе Сергачева) хакында сөйлим.

Бу гади хезмәтчән хатын - сугыш елларында яшәгән башкалар кебек үк. Ул Никольский авылында күп балалы гаиләдә сигез баланың җиденчесе булып дөньяга аваз салган. Кырыс кырыгынчы елларда яшьтәшләре белән "Прожектор" колхозында кырчылыкта эшләгән. Яшүсмерләр тары басулары утаганнар, борчак йолкыганнар, бодай урганнар.

-Мине, кечкенә булсам да болында пешекче булып эшләргә үгетләделәр: "Процентка печән алырсың", - дип искә ала Елизавета Тимофеевна. - Ул елларда Идел елгасы тар, үз үзәненнән ага иде. Болында Красновидово әтәчләре кычкырганы ишетелә иде. Кояш чыкканчы мин печән чабучыларга ашарга пешердем. Бер тапкыр аягым таеп китте , ә кулымда егерме литрлы чиләк, кайнар шулпада кулым пеште...

Елизавета кияүгә чыга һәм ире янына Тетеевога китә, "Спартак" колхозында эшли. Анда басуларга утызар гектар суган утырталар: башлы суган һәм кара орлыкка. Ире вафат булгач малае белән Дятловога күчә.

Вакыты җиткәч Елизаветага да хатын-кыз бәхете елмая - Иванга кияүгә чыга, Александровага әйләнә. "Комсомол" совхозы кошчылык фабрикасында эшли башлый.

-Ул чакта өч сменада эшләдек. Инкубатордан яшь кошлар алабыз - яңа гына чыккан күркә чебешләре һәм аларны үстереп җиткерәбез, - дип сүзне дәвам итә Елизавета Тимофеевна. - Ана күркәләр карадым. Без кошларны вакытында ашатырга, җиренә җиткереп карарга тырыштык. Шуңа күрә йомыркалары сыйфатлы булды, ә инде бу нәселгә тәэсир итә: күркә чебешләре нык, сәләмат булып үсәләр. Үз чиратында бу югары үрчем алырга һәм ит җитештерү күләмен арттырырга ярдәм итте.

Ул үз бакчасында нинди генә яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үстерми! Үз гаиләсенә дә җитә, бакчадан гына өзеп базарга да илтә. Шәһәр кешеләре аның бәрәңгесен, кыярларын һәм башка витаминлы продукциясен авыз итә. Сыеры сөтен дә мактап туя алмыйлар. Шулай итеп Елизавета Александрова үз хуҗалыгы продукциясе белән илебезнең азык-төлек программасын үтәүгә өлеш кертә.

85 яше тулган көнне Елизавета табынында пәрәмәчләр һәм бәлешләр.

-Иртән кәефем шәптән түгел иде - кан басымым күтәрелде. Кунаклар килсә аларны бәлешсез каршылап булмый бит! - диде хуҗабикә. - Камыр куйдым, пешердем. Менә алар сезне көтә. Сыйланыгыз!

Үз вазифаларын намуслы үтәгән өчен Елизавета Тимофеевна Александрова "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Тыл хезмәтчәненә "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев