Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Хлорофитумның искиткеч үзлекләре

Күп квартирларда күреп булган бу үсемлек чыннан да искиткеч үзлекләргә ия. Могҗизалар тудыра дисәң дә була. Талымсыз һәм үзенең декоратив кыяфәтеннән тыш хлорофитум нәрсәсе белән халык мәхәббәтен яулаган соң? Бүлмә үсемлекләренең күбесе дәвалау үзлегенә ия - алоэ, каланхоэ, яран, толстянка. Кешегә уңай тәэсир итүе буенча хлорофитум чемпион булып тора. Ул...

Күп квартирларда күреп булган бу үсемлек чыннан да искиткеч үзлекләргә ия. Могҗизалар тудыра дисәң дә була.

Талымсыз һәм үзенең декоратив кыяфәтеннән тыш хлорофитум нәрсәсе белән халык мәхәббәтен яулаган соң?

Бүлмә үсемлекләренең күбесе дәвалау үзлегенә ия - алоэ, каланхоэ, яран, толстянка. Кешегә уңай тәэсир итүе буенча хлорофитум чемпион булып тора.

Ул , тузан суыргыч кебек, бинадагы һаваны чистарту көченә ия. Аны патоген бактерияләрдән, зарарлы матдәләрдән һәм төрле катнашмалардан арындыра, кислородны арттыра. Исле газны, ацетон, аммиак, бензол, азот һәм формальдегидларны йота, ә моның урынына авыру тудыручы микробларның 80%ын юк итә торган фитонцидлар бүлеп чыгара. Галимнәр хлорофитумның зарарлы химик матдәләр йотарга сәләтле гади булмаган үсемлек булуын ачыклаганнар: ул алар белән туклана.

Хуҗабикәләр бу үсемлекне кухняга куялар. Бу газ янганда бүленеп чыккан матдәләргә каршы көрәштә бик тә файдалы. Гөл кызган газ миче, гел эшләп торучы пароварка һәм башка кухня агрегатлары янәшәсендә дә үсә ала, ә бит калган бүлмә үсемлекләре моны яратмыйлар.

Аллергиядән һәм үпкә авыруларыннан азапланучылар яшәгән урыннарда, шулай ук балалар һәм йокы бүлмәләрендә хлорофитум бик кирәк.

Квартирда саф һава булсын өчен һаваны чистартучы яшел үсемлек берничә чүлмәктә булса шул җитә, бер зур гөлнең тәэсир итү радиусы ике квадрат метр! Еш кына хлорофитумны стенага асып яки махсус кую урыннарында үстерәләр. Аны өстәлгә яки тәрәзә төбенә дә куярга була, ул анда да матур күренә.

Күзәтүләр һава пычрак урыннарда хлорофитумның активрак үсүен күрсәтә. Юкка гына NASA белгечләре аны һаваны чистарту өчен орбиталь станцияләрдә файдаланырга тәкъдим итмәгәннәр.

Болардан тыш ул һаваны дымландырырга да сәләтле, шул ук вакытта саф микроклимат формалаша. Шуңа күрә кыйммәтле "микроклимат генераторларына" көчтән килерлек альтернатива булып тора. Әмма шуны истә тоту мөһим: үсемлекнең барлык чистарту үзлекләре яктылык җитәрлек булганда гына "эшли". Гөлгә вакытында су сибәргә һәм чүлмәктәге туфракны регуляр алыштырырга кирәк. Әгәр сез дым бүленүне көчәйтергә телисез икән, чүлмәккә активлаштырылган күмер салу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район