Якшәмбедә – өстәмә сайлаулар
Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда ТР Дәүләт Советына өстәмә депутатлар һәм муниципаль депутатлар сайлау була.
Дәүләт Советына Казанның ике округында депутатлар сайлау була. Тавыш бирүдә 123 118 сайлаучы катнаша ала – бу Татарстан сайлаучыларының 4%ы. 11 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанның 39 районында өстәмә муниципаль депутатлар сайлау планлаштырыла. Сайлаулар көндәшлек белән үтәчәк: җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидат сыйфатында 670 кеше теркәлгән.
Җиде сәяси партиянең төбәк бүлекләре кандидатлар күрсәткәннәр – бу бар биш парламент (“Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР, “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” һәм “Новые люди”), шулай ук ике парламент булмаган – “Партия Роста” һәм “Коммунисты России”. Сайлауларда барлыгы 25 сәяси партиянең Татарстанда үз төбәк бүлекләре булган җидесе катнаша.
-Татарстанда сайлау системасы Бердәм тавыш бирү көне үткәрүгә әзер. Сайлау кампаниясенең барлык этаплары календарь планга ярашлы төстә үтә, - дип сөйләде ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев. – Тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәре озатуга тапшырылды һәм 9 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләренә бүленәчәк.
Участок сайлау комиссияләре 31 августтан “Мобильле сайлаучы” механизмы буенча гаризалар кабул итә башлады, аның кысаларында сайлаучылар тавыш бирү участокларын алыштыра алалар. Өстәмә сайлауларда сервистан үз сайлау участогың чикләрендә генә файдаланырга була, дип кисәтә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.
Лаеш шәһәрендә сайлау №6 “Балык заводы” бер мандатлы сайлау округында була. Түбәндә күрсәтелгән адреслар буенча теркәлгән кешеләр бу адрес буенча МФЦ бинасында тавыш бирә алалар: Лаеш, Ленин урамы, 56Б йорт. Алдан тавыш бирү участок сайлау комиссиясе бинасында 2022 елның 7сеннән 10 сентябренә кадәр була ( эш көннәрендә 16.00дән 19.00гә кадәр, ял көннәрендә 8.00дән 14.00гә кадәр). Якшәмбе, 11 сентябрьдә, тавыш бирү 7.00дән 20.00гә кадәр үтә. Моннан тыш Александровка, Габишево, Хәерби, Куюки, Нармонка, Урта Девятово авыл җирлекләрендә дә өстәмә муниципаль депутатлар сайлау була. Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча теркәлгән 1316 сайлаучы тавыш бирә ала. Безнең районда депутат мандантын 43 кандидат дәгъва итә.
Бердәм тавыш бирү көне Роспотребнадзор киңәшләрен исәпкә алып үтәчәк. Керү урынында термометрия, сайлаучыларга битлек тәкъдим ителә, кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү мөмкинлеге дә күздә тотыла. Тавыш бирү биналарында комиссия әгъзалары тиешле дистанция кагыйдәләрен саклап эшләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев