Яңа ел бәйрәме Лаеш районы балаларына онытылмас мизгелләр бүләк итте
Пәрәү мәктәбендә елның иң тылсымлы бәйрәмен ничек каршы алулары турында сөйлибез.
Яңа ел иртәсендә башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм, шатлык һәм күңел ачу рухына чумдылар. Алар «Простоквашино» дан яраткан Яңа ел персонажлары белән очраштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.
Иртәнге бәйрәм югары дәрәҗәдә сыйныф җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелде. Алар балалар өчен озак истә калырлык чын әкият иҗат иткәннәр. Балаларның йөзләрендәге елмаюлар һәм аларның чын күңелдән шатланулары — моңа иң яхшы дәлил. Бәйрәм балалар һәм ата-аналар хәтерендә иң якты һәм җылы истәлекләр генә калдырды.
Күптән көтелгән Яңа ел чыршысы өлкән сыйныф укучылары өчен дә үткәрелде. Күптән көтелгән кунакларны — Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Укучылар үзләренең актерлык сәләтләрен тулысынча күрсәттеләр. Җырлар һәм биюләр бер-берсен алыштырдылар.
Пәрәү мәктәбендә Яңа ел уңышлы узды. Чара күңелле булды. Балалар үзләре белән Яңа ел бәйрәме кәефе алды.
Яңа ел — киләчәк елда яхшылыкка өметләнү, барлык теләкләрнең үтәлүен көтү белән бәйле искиткеч бәйрәм —
Фото: Пәрәү мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев