Яңа елның беренче көнендә Лаеш шәһәрендә район хастаханәсе пациентларын котладылар
Авыруларны һәм медицина персоналын бәйрәм белән котладылар һәм тәм-том тапшырдылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге, А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены хезмәткәрләре һәм волонтерлар котлаулар белән район хастаханәсенә килделәр.
Яңа ел символы – Куян, Кыш бабай һәм Кар кызы пациентларны 2023 ел белән котладылар. Барысына да сәламәтлек һәм тыныч, имин тормыш теләделәр.
Зөһрә Лезина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев