Иҗат номерларыннан гөлләмә
Лаеш ханымнарын аларның бәйрәме белән котладылар
Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Бу көнне район мәдәният йортына килгән һәр хатын-кызга бәйрәм кәефе гарантияләнде, чөнки аларның барысына лаләләр бүләк иттеләр.
Тантана үзе “Рябинушка” хореография коллективы чыгышы белән ачылды. Яшь биючеләр Леонид Агутин җырына чыгыш ясадылар, кушымтасында бик тә үтемле сүзләр бар иде: Хатын-кызның көче ягымлылыкта.
Аннан соң сәхнәгә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов чыкты, ул чакырылган ханымнар, туташларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
-Язның күркәм бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез, - дип мөрәҗәгать итте тантана гаепчеләренә Илдус Фатыйх улы. – Сез кешелекнең иң яхшы яртысы вәкилләре: балалар тәрбиялисез, гаиләне игътибар үзәгендә тотасыз, шул ук вакытта эшләргә дә өлгерәсез, җәмәгать эшләрендә дә катнашасыз. Гүзәл, ягымлы, киң күңелле булыгыз, янәшәгездә яраткан кешеләрегез булсын.
Илдус Зарипов уңган гүзәл затларыбызны бүләкләде. Алар арасында пешекче һәм укытучы, социаль хезмәткәр һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе, биш бала тәрбияләгән күп балалы аналар һәм җәмгыять иминлеге өчен хезмәт иткән башка ханымнар бар иде.
Район башлыгы залда берничә ай инде махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбыз өчен маскировка ятьмәләре үргән һәм җылы әйберләр бәйләгән волонтерлар да булуын әйтеп китте. Алкышлар астында залга укучылар керде, алар һәр волонтерга исемле бүләк тапшырдылар.
Концертны “Вазага куеп булмаган гөлләмә” дип атарга була, чөнки ул чәчәкләрдән түгел, ә безнең талантлы артистларыбыз иҗат номерларыннан төзелгән. Игорь Горчаков һәм Радик Шәрибҗанов, Александр Агеев һәм Илдар Шәрипов, Илья Гордеев һәм Александр Коршунов хатын-кызларыбызга җырлар бүләк иттеләр. Фидаил Вәлиуллин һәм Алия Чернова тамашачыларга “Букет из белых роз” тәкъдим иттеләр - алар дуэт белән башкарган җыр нәкъ менә шулай дип аталды. “Все сначала” коллективы биючеләре лаешлыларны татар һәм мари халыклары мәдәнияте белән таныштырдылар. Исеме ел фасылына туры килгән – “Весна” дуэты чыгышы тамашаны тәмамлады.
Концерт алып баручыларның: “Барлык бүләкләр дә тапшырылмагандыр, барлык котлаулар әйтелмәгәндер һәм барлык җырлар җырланмагандыр, дип ышанабыз” дигән сүзләре белән төгәлләнде. Бу көнне мәдәният йортына килгән бар хатын-кызларга шушы кич язгы кәеф бүләк иткәндер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев