Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Язның җылы сулышы: Татар Янтыгында язны каршы алдылар

Татар Янтыгы мәдәният йорты мөдире Раушания Кашапова хәбәр итүенчә, бүген авылда язны каршы алуга багышланган «Туган ягыма яз килде» дигән бик җылы һәм күңелле чара узды.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданчык чын бәйрәм үзәгенә әверелде.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәдәният хезмәткәрләре татар халкының кунакчыллыгын күрсәтеп, кайнар мәтрүшкәле чәй һәм табадан гына төшкән тәмле коймаклар белән сыйладылар. Балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды, алар саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Чараның иң истә калырлык мизгеле — «Язгы көймә» ясау булды. Балалар зур кызыксыну белән кәгазьдән көймәләр ясадылар.

Бу кечкенә көймәләр язгы гөрләвекләр буйлап юлга чыгачак, авыл урамнарына яз хәбәрен таратачак.
Раушания Кашапова билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар олыларда да, балаларда да туган якка мәхәббәт тәрбияли һәм язгы кәеф бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев