Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Игътибар: балалар!”

15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстандагы кебек Лаеш районында да акция үткәрелә. Аның максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау. 2017 елның 4 аенда республика юлларында балигъ булмаганнар катнашында 140тан артык юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала үлгән һәм 146сы төрле җәрәхәтләр алган. -Хәзерге вакытта җәяүле балалар катнашында һәлакәтләр саны...

15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстандагы кебек Лаеш районында да акция үткәрелә. Аның максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.

2017 елның 4 аенда республика юлларында балигъ булмаганнар катнашында 140тан артык юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала үлгән һәм 146сы төрле җәрәхәтләр алган.

-Хәзерге вакытта җәяүле балалар катнашында һәлакәтләр саны кимү күзәтелә, - дип аңлатып үтә Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов. - Әмма статистика барлык юл һәлакәтләренең өчтән бере 16 яшькә кадәрге балалар катнашында җәйге айларда булуын күрсәтә. "Игътибар: балалар!" операциясе кысаларында балаларның юлларда үзләрен имин тоту мәсьәләләре буенча полиция хезмәткәрләре катнашында рейдлар, ата-аналар җыелышлары үткәрү планлаштырыла. Мәгариф оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына килү юллары торышын, юл билгеләрен, юл тамгаларын һәм башкаларны тикшерәчәкләр.

Ата-аналар үз балалары куркынычсызлыгына җитди карарга тиешләр. Аларны куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән, юл буйларында күзәтүчесез калдырмау турында кайгырту зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район