Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Игътибар: котыру авыруы

Игътибар: котыру авыруы Бу дәвалап булмый торган куркыныч авыруларның берсе. Аның белән көрәштә бердәнбер чара - профилактикалау прививкасы. Безнең газета куркыныч авыру турында бер генә язмады инде. Лаеш районы куркыныч янаган зонага керә, шуңа күрә кисәтү чараларын искә төшерү артык булмас. Кыргый җәнлекләр котыру вирусының төп чыганагы булып торалар, беренче...

Игътибар: котыру авыруы

Бу дәвалап булмый торган куркыныч авыруларның берсе. Аның белән көрәштә бердәнбер чара - профилактикалау прививкасы.

Безнең газета куркыныч авыру турында бер генә язмады инде. Лаеш районы куркыныч янаган зонага керә, шуңа күрә кисәтү чараларын искә төшерү артык булмас.

Кыргый җәнлекләр котыру вирусының төп чыганагы булып торалар, беренче чиратта төлкеләр, этләр, шулай ук этләр һәм мәчеләр.

Авыру җәнлекләр курку тойгысын югалталар һәм торак пунктларга киләләр, абзарларга керәләр, йорт хайваннарын тешлиләр, ә алары үз чиратларында кешеләр өчен авыру йоктыру чыганагына әйләнәләр.

Котыру авыруы зарарланган җәнлекләр тешләгәндә яки селәгәйләре тигәндә йога. Бу очракта вирус тырналган, киселгән урыннар аша керә. Бит, кул чуклары тешләнгәндә аеруча куркыныч.

Кешене иммунлаштыру гына коткара ала.Сезгә хайваннар һөҗүм иткән яки селәгәй тигән очракта тиренең зарарланган урынын тиз арада сабынлап юарга кирәк. Антисептик белән эшкәртү һәм кичекмәстән табиб-хирургка бару зарур. Әмма иң мөһиме - прививкадан баш тартмагыз. Исегездә тотыгыз: ул сәламәтлек саклауның бердәнбер нәтиҗәле чарасы!

Халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова

Тулырак мәгълүматны газета сайтының "Иминлек" рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район