Ике исерек шоферны рейд вакытында туктатканнар
Без хәбәр иткәнчә, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИнең аерым махсус батальоны хезмәткәрләре Лаеш районы территориясендә профилактик рейд үткәрде. Аның нәтиҗәләрен хәбәр итәбез.
Авторның превьюсы.
Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12 шофер, шул исәптән исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән ике шофер административ җаваплылыкка тартылды.
Исегезгә төшерәбез, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен хокук бозучыга 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү (РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше) каралган. Кабат бозу очрагында рәшәткә артына эләгергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев