Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ике яшьлек бәләкәч конкурста җиңде

Газета редакциясендә "Сөйгәннәребез өчен бүләкләр" ФОТОбәйгесендә җиңүчеләргә призлар тапшырдылар. Бүләкләү өчен финалга чыккан биш кеше чакырылды. Бәләкәй җиңүчеләрне күпсанлы туганнары озата килде. Призлар һәм бүләкләрне баш редактор Денис Суханов тапшырды. Мәктәптә укучы Армэль Зыятдинова конкурста катнашучы дипломы алды. Рушания Шамкина өченче урын өчен матур диплом һәм парлы микро-наушникларга ия булды....

Газета редакциясендә "Сөйгәннәребез өчен бүләкләр" ФОТОбәйгесендә җиңүчеләргә призлар тапшырдылар.

Бүләкләү өчен финалга чыккан биш кеше чакырылды. Бәләкәй җиңүчеләрне күпсанлы туганнары озата килде. Призлар һәм бүләкләрне баш редактор Денис Суханов тапшырды.

Мәктәптә укучы Армэль Зыятдинова конкурста катнашучы дипломы алды. Рушания Шамкина өченче урын өчен матур диплом һәм парлы микро-наушникларга ия булды.

Бәләкәчләр - Милана Чердакова һәм Кәрим Мәхмүтов конкурсның җиңүчеләре булды. Миланага икенче урын өчен web-камера бүләк иттеләр.

Ә Кәрим әти-әнисен беренче урын һәм төп приз - акустик система белән сөендерде.

Тамашачылар алкышлары әкрен генә фотосессиягә күчте.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Безнең мәкаләләрне күзәтеп барыгыз - тиздән яңа конкурс старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район