Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Икенче сулыш

Лаешта яшәүчеләр язмыш сынауларына карамастан, талантлы шагыйрәгә әйләнгән Эльвера Абдуллина-Байгазина иҗаты белән танышу өчен район мәдәният йортына җыелдылар.

Эльвера Энгельсовнаның туган җире, әти-әниләренекеләр кебек – Кудашево исемле башкорт авылы. Кыз абый-энекәшләре белән эш сөючән булып үсә. Укырга да, мәктәп тормышында да катнашырга өлгерә. Актив кызны сыйныф комсоргы һәм мәктәп стена газетасы редакторы итеп сайлыйлар.

Мәктәпне тәмамлагач абыйсы гаиләсе белән Красноярский краена китә, анда Ангара буендагы Таежный поселогында үз мәхәббәтен очрата. Химлесхозның яшь эшчесен күңелле гармунчы Әтнә районы егете Рафис ошата. Яшьләр Таежныйда дүрт ел яшиләр һәм кызлары Алсу белән  аның туган ягына кайтырга булалар. Башкортстанда тагын өч балалары туа. Күрәсең язмыш яшь гаиләгә бер урында төпләнеп яшәргә язмаган. Һәм алар иренең туган ягы – Татарстанга кайталар. Лаеш районының Габишево авылында Эльвера һәм Рафис “Юбилейная” кошчылык фабрикасында эшли башлыйлар.

Балалар үсә, гаилә тату, тормыш үз көенә бара... Әмма 37 яшендә Эльвераның ире үлә һәм ул 34 яшендә дүрт бала белән тол кала. Йөрәге әрни, барысыннан котыласы килә, ә ярамый – аңа балалары хакына яшәргә һәм эшләргә кирәк. Еллар уза, тормыш көйләнә. Әмма язмыш хатын ныклыгын тагын бер кат сыный. Җиде елдан олы улын үтерәләр. Үз балаңны соңгы юлга озатудан да авыры юк. Әмма Аллаһ аңа кайгысыннан арыну өчен шигьри сәләт бирә. Бу икенче сулыш кебек аңа көч бирә һәм яңа офыклар ача.

Шуннан бирле Эльвера Энгельсовна шигырьләр яза, туган якка, туганнарга һәм якыннарга мәхәббәт, ана бәхете һәм фәлсәфи уйлар турында. Шатлыклар һәм куанычлар турындагы шигырьләр моңсу да, кыска да, мәгънәле дә. Кечкенә чагында әтисе аны үзе белән урманга йөрткән, шулай итеп табигать гүзәллеген күрергә өйрәткән.

Хәзер Эльвера ханым лаеклы ялда. Балалары үсеп үз гаиләләрен корганнар Әмма яраткан әни һәм әби туганнарын һәм авылдашларын үз иҗаты белән сөендерүен дәвам итә. Менә ул Лаешта да үз шигырьләре белән таныштырырга карар итә. Эльвера Энгельсовна чыгышына җырлары һәм биюләре белән ярдәм итү өчен аның дуслары- үзешчән артистлар Мансур Шәрәфиев һәм Гөлнара Грухарева (Габишево), Фәрит Гаязов (Хәерби) һәм Роза Краснова (Нармонка) килде. Очрашуда Лаешның “Алчәчәк” ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады. Очрашуны оештырган “Надежда” һәм “Вдохновение” клублары җитәкчесе Зөһрә Лезина кунакларга рәхмәт белдерде һәм аларга бүләкләр тапшырды. Шигъри кичә чәй эчү белән тәмамланды һәм җылы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево тарих Лаеш районы шагыйрь