Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Илдус Зарипов «Махсус хәрби операциягә ярдәм» төркемендә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды

Бүгенге көндә Лаеш районы волонтерлары 624 маскировка челтәрен, 458 толстовка һәм 312 балаклавны үреп, зонага җибәргәннәр.

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов Лаеш шәһәре волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырды. «Махсус хәрби операциягә ярдәм» төркеме әгъзалары 624 маскировка челтәрен, 458 толстовка һәм 312 балаклавны үреп, зонага җибәргәннәр.СВОга ярдәм

Хезмәт сөючәнлекләре һәм махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен безнең хатын-кызлар Луганск Халык Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча Росгвардия идарәсенең «ТИМЕР БАТЫР» тиз махсус отряды, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының «Гром» махсус билгеләнештәге отряды тарафыннан билгеләп үтелде. СВОга ярдәм

Махсус хәрби операциядәге егетләребез район җитәкчелегенә, эшмәкәрләргә һәм волонтерларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Онытмаулары бик күңелле. Сезнең ярдәмегезне тоябыз, егетләребездән бик зур рәхмәт», — дип яздылар мобилизацияләнгән сугышчылар.

Шушы көннәрдә Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев гуманитар йөкне алып барып тапшырды.

Чыганак: Лаеш районы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция гуманитар ярдәм