Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Илдус Зарипов социаль хезмәткәрләр көне белән котлый

Лаеш районының социаль яклау тармагында 125 кеше эшли.

Әлбәттә, бу кешеләр зур йөрәкле һәм игелекле җанлы кешеләр. Көн саен алар мөһим җәмәгать миссиясен үтиләр — авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтәләр: инвалидларга, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә.

"Кадерле социаль өлкә хезмәткәрләре! Сезнең ярдәмдә күп кешеләр үз-үзләренә ышаныч, тормышта мәгънә табалар, тулы тормыш алып барырга мөмкинлек алалар. Иң мөһиме — сезне хөрмәт итәләр, кадерлиләр, яраталар, һәм сезнең белән көн саен аралашучы кешеләрнең рәхмәте —сезнең эшегездә иң зур бүләк, — дип котлады Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, — сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет, гаиләләрдә татулык һәм һәрнәрсәдә иминлек телим.

Чыганак: Лаеш районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Илдус Зарипов социаль хезмәткәрләр көне