Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җинаять җаваплылыгы катгыйлана

2018 елның 4 маеннан РФ Җинаятьләр кодексына кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керде, алар кайбер төр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгын катгыйландыра.

Мәсәлән, Җинаять кодексының 159.3 маддәсе “Түләү карталары файдаланып алдау” яңа исем ала – “Электрон түләү чаралары файдаланып алдау”. Бу маддәнең 1 бүлегенә ярашлы төстә дүрт айга кулга алу өч елга кадәр иректән мәхрүм итү белән алыштырыла. Ә РФ ҖКның 159.3 һәм РФ ҖКның 159.6 “Компьютер мәгълүматлары өлкәсендә алдау” маддәләре буенча зыянның зур күләм чиге 1,5 миллион сумнан 250 мең сумга,  аеруча зур күләм – 6 миллионнан 1 миллионга киметелде.

РФ ҖКның 158 маддәсе 3 бүлегендә банк счетыннан, шулай ук электрон акча чараларыннан урлаган өчен җаваплылыкны күздә тоткан яңа пункт барлыкка килде. Мондый җинаять кылган өчен иң каты җәза – штраф билгеләп алты елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1,5 елга кадәр ирекне чикләү.

Шул ук вакытта дәүләт заказлары өлкәсендәге җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Өлешчә, дәүләт сатып алулар өлкәсендә үз ягына аудару (сатып алу) өчен гаеплеләр киләчәктә аерым бер вазифалар биләүдән һәм аерым төр эшләр башкарудан өч елга кадәр мәхрүм ителеп биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителәчәкләр. Контракт хезмәте эшчәне яки заказчының башка вәкиле дәүләт сатып алулар өлкәсендә үз файдасына эшләгәндә өч елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев