Җиңүне Харьков хәрби гарнизонында каршыладым
Усадыда яшәүче Шәмсетдин Әмин улы Әминов үзенең сугышчан яшьлеге турында сөйли.
Мин 1923 елда Иске Чүпрәле авылында туганмын. 8 сыйныфны тәмамлагач колхозда эшләдем. Комсомол райкомы мине Казанга банк мәктәбенә (элекке исәп-кредит техникумы) укырга җибәрде. Мине аны 1941 елда тәмамладым, ул чакта миңа 18 яшь иде. Сугышка кадәр Дәүләт банкының Чүпрәле районы бүлегендә эшләр башкаручы бухгалтер булып эшләдем.
1942 елның мартында мине Саратовтагы хәрби элемтә училищесына укырга алдылар, аннан соң Казан гарнизонында хезмәт иттем, анда сугышка озату өчен хәрби частьләр әзерләнде. 1942 елның июнендә Мәскәү хәрби округы каршындагы Бабушкино шәһәрендәге финанс курсларына җибәрделәр, аннан соң мин Казанда штаб хезмәте белгече – хәрби частьтә казначей булып хезмәт иттем. Минем вазифаларга азык-төлек белән тәэмин итү, офицерлар һәм солдатларга хезмәт хакы тарату һәм башкалар керде.
1942 елның ноябрендә 1нче чаңгы батальонының 8нче аерым чаңгычылар бригадасы составында сугышка киттем. Беренче мәртәбә хәрәкәттәге Воронеж фронты армиясе составында Анна станциясендә сугышка кердем, аннан 69нчы аерым батальон составында Воронеж Степной һәм 2нче Украина фронтларында сугыштым.
1943 елда һөҗүм итү сугышлары башлангач безнең хәрби частьне Харьков хәрби округында калдырдылар. Мин анда сугыш беткәнче булдым, Җиңүне шунда каршыладым. Интендат хезмәте лейтенанты вазифасында 45нче елның октябрендә демобилизацияләндем. Туган Чүпрәлемә 1950 елда кайттым, аннан Иркутски өлкәсенә баш бухгалтерларны яңадан өйрәтү курсларына җибәрделәр. Бу курслардан соң мин теләсә кайсы оешмада эшли алачакмын.
Пенсиягә чыкканчы ТАССРның берничә районында (Чүпрәле һәм Балык Бистәсе районнары банкларында) һәм Казандагы эре предприятиеләрдә баш бухгалтер булып эшләдем.
70нче еллар азагында начар күрә башладым. Берничә операция ясатуга да карамастан, күрми башладым. Сугышчан хезмәтләрем өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр һәм күкрәккә тага торган “Фронтовик” билгесе белән бүләкләндем.
Хатыным Вәсимә белән Балык Бистәсендә эшләгәндә таныштым. Без 55 ел бергә яшәдек, ике ул, ике кызыбыз, тугыз оныгыбыз һәм биш оныкчыгыбыз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев