Инициатива сизелерлек нәтиҗә бирде
2017 елда Лаеш мәшгульлек үзәге "Иң яхшы мәшгульлек үзәге" конкурсында призлы урын алды. Быел да җиңүче исемен аклау өчен үзәкнең бар эше күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлтелгән. Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру кысаларында республикада мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре район җитәкчелеге белән берлектә беренче тапкыр һөнәри юнәлеш бирү буенча "Эшче булу яхшы, ә инженер...
2017 елда Лаеш мәшгульлек үзәге "Иң яхшы мәшгульлек үзәге" конкурсында призлы урын алды. Быел да җиңүче исемен аклау өчен үзәкнең бар эше күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлтелгән.
Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру кысаларында республикада мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре район җитәкчелеге белән берлектә беренче тапкыр һөнәри юнәлеш бирү буенча "Эшче булу яхшы, ә инженер булу тагын да яхшы" дигән квест оештырды. Столбище мәктәбенең кырык укучысы "Инвэнт" компанияләр төркемендә, ICL заводында һәм Казан энергетика университетында экскурсиядә булдылар. Мәктәп балалары үзләрен электриклар һәм җыючылар эшендә сынап карадылар. Аларга практик мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Квестның максаты яшүсмерләрне эшче һәм инженер һөнәрләре белән таныштыру, предприятиеләр һәм уку йортларын күрсәтү белән бергә белгечләр сыйфатында районга кайту әһәмиятен дә аңлату иде.
-Быел мондый чараны тернәкләндерү үзәгендәге һәм интернат-мәктәптәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрергә ниятлибез, - дип үз фикерләре белән уртаклашты районның мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова. - Проектта "Егорьево теплицаларына" һәм "Хәзерләүләр фабрикасы" МУПка бару күздә тотыла, анда үсмерләр пешекче, төрүче, тракторчы һөнәрләре белән танышачаклар. Чараны бу белгечлекләрне алып булган Лаеш техник-икътисад техникумында төгәллибез.
Җирле бюджеттан кергән акчалар исәбенә (республиканың 16 районы гына бу юнәлештә катнаша) үзәк укудан буш вакытта хезмәт хакы түләп районның балигъ булмаган 100 кешесен эшкә урнаштыра алды. Бу үсеп килүче буынның көчен эшкә юнәлтергә мөмкинлек бирде. Яшүсмерләр хокук бозулардан котылдылар һәм үзләре эшләп беренче акчаларын алдылар.
"Казан" халыкара аэропорты" АҖнең 313 хезмәткәре өчен инвестицияләү проектлары кысаларында транспорт иминлеге буенча алты юнәлештә алдан укыту үткәрелде. Моның өчен ачык конкурс үткәрелде, анда Мәскәү уку йортларының берсе җиңү яулады. Укытучылар майдан декабрь аена кадәр дәресләр үткәрү өчен районга килделәр. Әзерлек курслары тәмамлангач һәм алган белемнәре тикшерелгәч аэропорт хезмәткәрләре сертификатлар алдылар.
Мәшгульлек үзәге ярдәмендә Макаровка, Кече Елга, Столбище, Нармонка һәм Лаештан эшсез җиде граждан шәхси эшләрен башлап җибәрде. Хәзер алар аяк киемнәре ремонтлау, өс киемнәре тегү, бал кортлары үрчетү, йөк ташу һәм сату итү белән шөгыльләнәләр.
Узган чорда 300дән артык кеше эшкә урнаштырылган, бу мөрәҗәгать итүчеләрнең 84%ын тәшкил итә. 36 граждан төрле юнәлешләр буенча укырга җибәрелгән.
-2018 елның 1 гыйнварына эшсезлек дәрәҗәсе 0,15% тәшкил итте, - дип сөйләде Татьяна Константиновна. - Бу күрсәткечкә без мөрәҗәгать иткән кешенең һәркайсына индивидуаль якын килү һәм район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән уртак эш алып бару нәтиҗәсендә ирештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев