Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Интернет аша дәүләт хезмәтләрен ничек алырга

РФ Президентының “Дәүләт идарә итү системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында”гы 2012 ел 7 май указын тормышка ашыру кысаларында гражданнарга дәүләт хезмәтләрен Интернет челтәреннән файдаланып алу мөмкинлеге бирелә.

 Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар аеруча күп. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк:https:\\www.gosuslugi.ru. Паспорт алу һәм аны алыштыруга, яшәү урыны буенча исәптән төшүгә һәм килгән урында теркәлүгә гаризаларны электрон рәвештә бирергә була. Электрон гаризаларны өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча үзегезгә уңайлы вакытта бирергә була. Закон буенча таләп ителгән документлар документ алганда гына күрсәтелә, шуңа күрә миграция мәсьәләләре буенча бүлеккә бер тапкыр килү җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы