Җирлектә яшәүчеләр белән очрашу: Никольский яши һәм үсә
Никольскийда халык район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм җирлек башлыгы
Александр Пашагин белән очрашты.
Фото авторы Денис Суханов
Биредә республика программалары декларация түгел — алар асфальтта, стеналарда, китапларда. 2025 елның сентябрендә мәктәп этномәдәни рус компоненты булган гимназия статусын һәм Лев Толстой исемен алды. 338 укучы, 21 түгәрәк, мәктәп театры, медиаүзәк — болар барысы да «Рус җәмгыяте» инициативасы һәм республика хакимияте ярдәме белән мөмкин булды. «Аленушка» балалар бакчасы — районда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны технологияләр аша укытучы бердәнбер бакча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев