Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Исән-имин хезмәт итегез

Бу язда Лаеш районыннан чакырылган егетләр әти-әниләре генә түгел, ә бәлки туган яктан килгән рәсми делегация алдында хәрби ант бирделәр.

Хәрби комисссар Александр Афанасьев җитәкчелегендә безнең район вәкилләре шефка алган Самара өлкәсенең Мирный поселогында урнашкан һава һөҗүменә каршы тору 76нчы дивизиянең №34244 хәрби частендә булды. Быел безнең 13 якташыбыз Туган илгә тугры булырга ант итте.

Әти-әниләр исеменнән якташларыбызга Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова мөрәҗәгать итте. Аның улы Булат та шушы хәрби частьта хезмәт итә. Ул солдатларга район башлыгы Михаил Афанасьев сәлам сүзләрен җиткерде һәм ант бирү көненең аеруча истәлекле вакыйга булуын – солдатның Туган илгә тугры булырга ант итүен һәм үз иленең имин киләчәге өчен җаваплы булуын да искәртте.

Александр Афанасьев Лаеш җиренең үз улларын өйдә көтеп торуларын өстәде һәм безнең егетләрнең яхшы хезмәт итүләренә ышануын белдерде. Яшь солдат Александр Автономов җавап сүзендә Лаеш егетләренең Россия Федерациясенә лаеклы хезмәт итәчәкләренә ышандырды.

Хәрби часть җитәкчелеге яшьләрдән Ватанны лаеклы саклаучылар әзерләргә һәм аларның өйләренә сау-сәламәт, олыгаеп һәм рухлары көчле кешеләр булып кайтачакларына сүз бирделәр.

Хәрби хезмәткәрләр өчен бәйрәм оештырдылар, солдатлар һәм аларның әти-әниләрен татар ашлары белән сыйладылар. Аннан соң Лаеш районы артистлары әзерләгән бәйрәм концерты булды.

Хәзерге вакытта №34244 хәрби частьта Лаеш районыннан 2017 елның көзендә һәм 2018 елның язында чакырылган 26 солдат хезмәт итә. Район җитәкчелеге аларга кирәкле ярдәм күрсәтә һәм хәрби часть командованиесе белән хезмәттәшлек итә.

Рәсим Хаҗиев, Лаеш районы матбугат хезмәте

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы