Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Исәнме, яңа ел!

Яңа, 2017 елны кайда һәм ничек каршыларга Интернет киңлекләрендә яңа, 2017 елны каршылау буенча күп кенә киңәшләр табарга була. Без укучыларыбыз өчен Челтәрдә табылганнардан зур булмаган мәгълүмат әзерләдек. Кытай календаре буенча бу утлы Кызыл әтәч елы булачак. Ул 28 гыйнвардан башлана һәм 2018 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. Көнчыгыш...

Яңа, 2017 елны кайда һәм ничек каршыларга

Интернет киңлекләрендә яңа, 2017 елны каршылау буенча күп кенә киңәшләр табарга була. Без укучыларыбыз өчен Челтәрдә табылганнардан зур булмаган мәгълүмат әзерләдек.

Кытай календаре буенча бу утлы Кызыл әтәч елы булачак. Ул 28 гыйнвардан башлана һәм 2018 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.

Көнчыгыш йолдызнамәсенең бу билгесенә гаилә җанлы һәм өйдә булырга яратучы кешеләр туры килә. Астрологлар ул гаиләгә үзара аңлашу алып килә ала дип раслыйлар. Шуңа күрә бу елда төп кагыйдә - яңа ел кичен һичшиксез гаилә белән үткәрү. Әгәр нинди дә булса үпкәләр булган икән, Яңа ел алдыннан компромисс табарга, якыннарыңнан гафу үтенергә һәм алар белән килешергә кирәк. Барыннан да яхшысы Яңа елны зур һәм тату компаниядә каршылау.

Яңа елны нинди кием киеп каршыларга.

2017 елның төп төсе - кызылның төрле төсмерләре: куе кызылдан алып алсу төскә кадәр. Әфлисун төсендәге һәм сары кием дә кияргә мөмкин.

Кызлар өчен асимметрик киемнәр иң яхшы вариант булыр. Ир кешеләргә көлкеле футболкалар һәм ертык джинсылардан баш тарту яхшырак. Чалбар белән пуловер яки джемпер киегез.

Яңа елга нәрсә әзерләргә

Якынлашып килүче ел символына итле ашамлыклар, төрле салатлар, кабымлыклар, диңгез продуктлары һәм балык ошар. Итле ашамлыкларны диңгез продуктлары белән янәшә кую яхшырак. Исегездә тотыгыз, өстәлдә бернинди ярымфабрикатлар булырга тиеш түгел - бары тик натураль продуктлар гына! Ә өйдә һәрчак акча һәм иминлек булсын өчен өстәлгә җиләк-җимешләр белән ваза куегыз.

Яңа елга табынны ничек бизәргә

Утлы тема актуаль. Шуңа күрә шәмнәр, купшы шәмдәлләр, узган елгы бизәкләр һәм кызыл төстәге төрле композицияле тастымаллар урынлы булыр. Артык ялтыравыклардан качыгыз. Ашамлыкларны кызыл төсләр белән бизәгез. Өстәлгә гранат, кызыл помидорлар һәм алмалар, кызыл балык һәм уылдык куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев