Иван Павлов котлаулар кабул итә
Чирпы авылында яшәүче Иван Степанович Павловка 90 яшь тулды.
Без ветеранны юбилее белән котларга килгәч нык, аралашучан һәм ачык йөзле кешене очраттык, күрер күзгә аңа үз яшен биреп булмый. Шулай да сугыш чорын үткәннәрдә ниндидер ныклык, чыдамлык бар.
Ул Меретяк авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч белем генә алган, чөнки 10 яшеннән эшли башлаган. Сугыштан соң Иван Степанович урман кисүдә һәм басуда эшләгән. Эш җиңелләрдән булмый. Ашлыкны Иске Пристаньдагы әзерләүләр пунктына илтәләр – кышлый чаналар белән, җәйли арба белән. Ә язлый һәр ат исәптә булган чәчү өстендә орлыклык материалны кул арбасы белән ташыйлар һәм баржага төйиләр. Соңрак “Маяк” колхозында терлекче була. Юбилярның гомуми эш стажы 53 ел. Хезмәттәге уңышлары өчен күп санлы грамоталар, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.
Хатыны Мария Лаврентьевна белән 58 ел бергә яшиләр, биш бала үстергәннәр. Ике улы, яраткан хатыны да арабыздан киткән. Олы балалары үз гаиләләре белән Казанда яшиләр, әтиләре янына ял көннәрендә кайталар, хуҗалык эшләрендә булышалар, өйне карап торалар. Оныклары да еш кайта, ә Иван Степановичның ун оныгы бар.
Бәйрәмдә Иван Павловны котлау өчен күп санлы гаиләсе җыелган. Юбилярны Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та котлады. Ул грамота, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Кунакчыл табын артында килүчеләр хезмәт ветераны белән аралаштылар. Алар Иван Степановичны котладылар һәм нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, имин тормыш теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев