Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Изгелеккә өндәүче бәйрәм

Дүшәмбе көнне илебез мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтте. Елга бер килүче бу бәйрәмне бар мөселман көтеп ала, җисми һәм рухи яктан чистарына, сафлана. Аллаһының кушканын үтәп, аның ярлыкавына ирешү өмете белән корбан чала, мәчетләрдә җәмәгать белән бергәләп дога кыла. Ятимнәр, ялгызлар, фәкыйрьләргә корбан итләре тарата. Бу изге бәйрәм Лаеш җирендә...

Дүшәмбе көнне илебез мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтте. Елга бер килүче бу бәйрәмне бар мөселман көтеп ала, җисми һәм рухи яктан чистарына, сафлана. Аллаһының кушканын үтәп, аның ярлыкавына ирешү өмете белән корбан чала, мәчетләрдә җәмәгать белән бергәләп дога кыла. Ятимнәр, ялгызлар, фәкыйрьләргә корбан итләре тарата.

Бу изге бәйрәм Лаеш җирендә дә зурлап үткәрелә. Иртән иртүк районыбыз мәчетләре халык белән тулды. Мөселман диненең иң олы бәйрәмнәренең берсендә имамнар вәгазен тыңлап, җәмәгать белән Гает намазы укудан бер мөселманның да читтә каласы килмәде. Әтиләре һәм бабаларына ияреп килгән кечкенә малайларның күп булуы бигрәк тә күңелле. Димәк, дини һәм милли традицияләр яши һәм дәвам итә.

Корбан бәйрәменең асылы, җиребездә кешелеклелек, миһербанлык, ярдәмчеллек, биргән нигъмәтләре һәм рәхим-шәфкате өчен Аллаһының ризалыгын алу турында вәгазьдән соң, бергәләп гает намазын укыгач, ир-егетләр өйләренә таралыштылар һәм бәйрәм гыйбадәтендә катнашу шатлыгын гаиләләре белән дә уртаклаштылар. Тәмле таба ашлары белән чәй эчкәч, бәйрәмнең нигезе булган корбан чалу эшенә керештеләр.

Сокуры авылының "Юлчы" мәчете янәшәсендә булдырылган корбан чалу комплексы бу көннәрдә кешеләр иң күп килә торган урын дисәк, ялган булмастыр. Атнаның өч көнендә, бигрәк тә дүшәмбе көнне, аның территориясендә кешеләр һәм машиналар ташкыны өзелмәде.

Бәйрәм көннәрендә комплексның ничек эшләве турында хәбәрчебез сорауларына аны оештыручыларның берсе Марсель Кәримуллин болай дип җавап бирде:

-Корбан өчен маллар җитәрлек. Корбан чалдыручылар да, һәр елдагыча, күп. Әле бәйрәм көннәре дәвам иткәнлектән, төгәл саннар китереп булмый. Без милләтенә һәм диненә карамастан, килгән һәр кешене теләп каршы алабыз. Көннәр болытлы торганлыктан, кешеләр яңгырда чыланмасын өчен зур чатыр урнаштырдык. Гаиләләре белән килгәннәр корбан чалганны көткән арада корбан итеннән пешерелгән пылаудан, корбан шулпасыннан авыз итә, чәй эчә алалар. Балалар өчен дә тыныч булырга мөмкин: аларга уен мәйданчыгы ясалган. Әле бәйрәм дәвам итә, килегез. Без һәркемгә шат.

- Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен! Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! - дип мөрәҗәгать итте мөселманнаргаТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын! Республикабызга бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!

Бәйрәм дәвам итә, ай буена өйләрдә һәм мәчетләрдә корбан ашлары үткәрелер.

Тәнебез таза, күңелебез саф, иманыбыз нык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев